Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Печән өсте

1нче августта яраткан шагыйребез Роберт абый Миңнуллинның туган көне. Исән булса, аңа 75 яшь тулган булыр иде.

Минем сеңелкәшем
Әни миңа кибеттән 
Алып кайткан сеңелкәш... 
Ә мин инде кайчаннан 
Көткән идем энекәш!
Әнием алдалаган, 
Ул мине аңламаган.
Мин бит өйдә берүзем 
Уйнаудан туйган идем,
Энекәшкә исем дә 
Әзерләп куйган идем!
Уенчыкларымны да 
Аңа саклаган идем, 
Хәтта машиналарны
Бер дә ватмаган идем.
Энекәш була диеп, 
Шундый шатланган идем, 
Хәтта малайларга да 
Бераз мактанган идем.
Миңа сеңелкәш түгел, 
Энекәш кирәк иде... 
Әни кыз алып кайткан -
Бу әни бигрәк инде!
Үзе әле бәләкәй, 
Үзе әле елак та! 
Әни әйтә: 
«Малайлар 
Елыйлар,- ди,- ныграк та!»
Ә сеңлемме?
Ята ул
Елаган булып кына,
Җырлаган булып кына...
Ә шулай да чаптыра! 
Килми торсак чак кына, 
Әтине дә чаптыра, 
Әнине дә чаптыра 
һәм мине дә чаптыра! 
Нәрсәләрдер таптыра. 
Ә без килсәк -Яктыра!
Җибәрми үз яныннан, 
Янында гел сак тора. 
Болай ук кирәкми лә -
Сеңлем бераз арттыра!
Сүз әйтмәгез -
Арттырсын! 
Сүз әйтмәгез -
Чаптырсын!
Үземнең сеңлем бит ул! 
Сөекле сеңлем бит ул! 
Сөйкемле сеңлем бит ул!
Мондый сеңлем булгачтын, 
Кирәкми энекәш тә -
Биш энекәшкә тора
Шушы бер сеңелкәш тә!

Бабайлар нинди була?

— Бабайлар нинди була?
— Алар сакаллы була!
— Бабайлар нинди була?
— Алар мыеклы була!
— Бабайлар нинди була?
— Алар кцзлекле була!
— Бабайлар нинди була?
— Алар таяклы була!
— Юк шул, юк, алай булмый, 
Юк, андый бабай булмый! 
Менә минем бабамның 
Сакалы да юк аның, 
Мыегы да юк аның, 
Күзлеге дә юк аның, 
Таягы да юк аның!
Соң шулай булгач инде 
Бабайлар нинди була?
— Алар сакалсыз була!
— Бабайлар нинди була?
— Алар мыексыз була!
— Бабайлар нинди була?
— Алар күзлексез була!
— Бабайлар нинди була?
— Алар таяксыз була!
Бабайлар нинди була? (дәвам итегез)

Без таган атынабыз!

Без таган атынабыз! 
Биеккә атлыгабыз! 
Кояшка атылабыз! 
Без таган атынабыз!
Атындыр син 
Безне, таган, 
Кояшка һәм Айга табан!
Без таган атынабыз! 
Очып та китәр идек, 
Ныгытып тотынабыз!
Без таган атынабыз!
Син бит, таган, 
Безгә канат, 
Очырт безне 
Кабат-кабат!
Без таган атынабыз! 
Канатланып очабыз! 
Без Җир шарын кочабыз! 
Без таган атынабыз!
Әйдә, таган, 
Канат кагын, 
Атындыр син 
Безне тагын!

Йөрибез!
Автобуста йөрибез, 
Троллейбуста йөрибез, 
Бигрәк оста йөрибез, 
Җәй дә, кыш та йөрибез,
Билет алып йөрибез, 
Күбрәк бушка йөрибез, 
Теплоходта йөрибез, 
Самолетта йөрибез, 
Самокатта йөрибез, 
Хәтта атта йөрибез, 
Пар атта да йөрибез, 
Корабта да йөрибез, 
Утырып та йөрибез, 
Тотынып та йөрибез. 
Ябышып та йөрибез, 
Ярышып та йөрибез, 
Кысырыкта юри без 
Кысылып та йөрибез,
Ниләр генә күрмибез, 
Тик барыбер йөрибез, 
Җәяү генә йөрмибез.
Ләкин барыбер күбрәк 
Җәяү йөрергә кирәк! 
Ник икәнен үзегез, 
Җәяү йөргәч, күрерсез. 
Шуннан соң үзегез дә 
Күбрәк җәяү йөрерсез!
Күрерсез!

Без йолдызлар саныйбыз
Булат белән ятабыз 
Йолдызлы күккә карап, 
Булат белән ятабыз 
Шул йолдызларны санап!
Булат белән йолдызларны 
Без ярышып саныйбыз. 
Ә иң башта йолдызларның 
Эреләрен сайлыйбыз...
Ул йолдызларны санап 
Бетерәчәкбез тиздән: 
Артты да менә йөздән, 
Җиде йөздән, бер меңнән, 
Ике меңнән, ун меңнән... 
Бик күп лә бу йолдызлар, 
Күпмелеген кем белгән?!
Ә йолдызлар нигәдер 
Биешә башладылар, 
Селкенә башладылар, 
Сикерә башладылар, 
Җемелди башладылар, 
Дерелди башладылар, 
Чуалышып беттеләр, 
Буталышып беттеләр...
Курыкты бугай алар, 
Санап бетерерләр, дип, 
Санап бетерерләр дә 
Кызык иттерерләр, дип.
Без дә санап тормадык, 
Күзләр дә арган иде. 
Юкса санап бетерергә 
Аз гына калган иде!

Печән өсте
Авылда җәй. 
Җәйге болын. 
Печән өсте. 
Печән чапкан 
Абыйларга 
Ай-яй эссе! 
Печәнчеләр 
Бу эсседә 
Янып пеште. 
Ярый әле 
Аз булса да 
Җилләр исте.
Печән исә 
Биек кибән 
Булып үсте. 
Күренми дә 
Биектәге 
Кибән өсте.
Кибән өсте 
Нәкъ тау төсле! 
Качып кына 
Менеп киттек 
Кибәнгә без. 
И уйныйбыз, 
И уйныйбыз,
Кинәнәбез!
Тик кибәннең 
Асты өскә 
Килә язды. 
Үзебезнең 
Түбә күккә 
Тия язды!
Безнең хәтта
Буй да бераз
Үсә төште —
Безнең якта
Бигрәк 
Биек
Печән өсте!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев