Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Өзелеп сагынам...

Мин аны өзелеп сагынам...

ӨЗЕЛЕП  САГЫНАМ

 

Болыт абзый кунак булды,-

Уйнадык язгы җилдә!

Уйнап туйгач,

кайтып китте:

Эз – яңгыр калды җирдә...

 

Мин аны

өзелеп

сагынам.

Әти юаткан була:

Шундый дуслар

булса гына,

Инешләр суга тула.

 

ПЛЯЖДА

Көне буе  пляжда яттык –

Корымдай аяк-куллар:

Без инешкә чумган саен

Чыжылдап куя сулар.

 

ЗУР  ҮСКӘЧ

“Абый булсаң, нишләр идең?” –

Дигәнгә, болай дидем:

- Зур үскәч, зур юллар салам –

Һәркем кунакка йөрсен:

Уйнап туйсын барча бала,

Яратып гел бер-берсен!

 

САЛАВАТ  КҮПЕРЕ

Салават күпере, әйтче,

нинди тылсым

Белән бердәм балкый җиде төсең?

– Барыбызга серем мәгълүм булсын:

Ул  гүзәллек –

минем дуслык көчем!

 

КЫШ  БАБАЙ

Тып-тын иде февраль төне.

Иртән

Бозлы күлдә нидер чатнады:

Күк күкрәве боргалана икән –

Язга таба ауган  ятагы...

 

ТӨНГЕ  УРМАН

Җилләр йоклый. Гөл-бәхеттә

Йоклый урман тоташтан!

Тынлык-дускаем да хәтта

Юл табалмый – адашкан...

 

ЧАБАК  БЕЛӘН  АЙ

“Күл төбендә нишлисең?” – дип,

Сорадым  мин чабактан.

Ай белән уйнап  төн буе,

Иртән айны  югалткан...

Әллә инде, уйный торгач,

Ай күлне бик яраткан –

Камышлык юрганын ябынып,

Күл чирәменә  яткан?..

Көнге йокыга  баткан?

 

СУРӘТЛӘР  ЯСЫЙМ

Кеше сүрәтен ясасам:

Бик матур бәрән! – диләр.

Бәрән булсын дип тырышсам:

Дустың бик бөдрә! – диләр...

Кемнәр килеп чыкса- чыга:

Мактаулары хак булсын!

Сурәтләрне дә аңларлар –

Тик мәктәп яшем тулсын.

 

КОТКАРУЧЫМ

Әгәр төшке ашлар җиткәч,

Аппетит бетсә кинәт,

Коткаручым – калагым бар:

Ашаттыра ул тәмләп!

Авызыңны гына ач та,

Калак артыннан җитеш:

Дустым шундый

җәһәт кайчак –

Өлгерми хәтта тел-теш!

СЫЕРЧЫК  ХАТЫ

Яз җитте. Агач-куактан

Кар, эреп, тамчы коя.

Сыерчыктан, җылы яктан

Хат алган икән Зыя:

“ Кайтабыз, - дигән, -  

дускайлар,

Ясагыз безгә  оя!”

 

ТЕРЕ  БАЛЫК

Әти балык алып кайтты:

Тере! Үзе беләктәй!

Игътибарсыз йөзә торгач,

Ул ятмәгә эләккән...

Бик җәлләдем чибәркәйне,

Туды шулчак теләк тә:

Аны күлгә алып китеп,

Азат иттем чиләктән.

 

ФИЛ  БАЛАСЫ

Фил баласы япь-яшьтән үк

Баһадир вә  великан.

Әмма  әнисе өчен ул –

“Бәләкәч” вә “балакай”!..

 

ПОНИ БЕЛӘН  АҢЛАШТЫК

Пони белән тиз аңлаштык –

Ялларыннан сыпырдым:

Ул мине, утлы тулпардай

ркасында  очтырды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев