Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Очасым килә!

Роберт Миңнуллин шигырьләре

Очасым килә!

- Әтием, минем

Очасым килә!

Ак болытларны

Кочасым килә!
- Син инде, кызым,

Очасың күптән.

Кайтып кермисең

Болытлы күктән.
- Кошлар янында

Тирбәнер идем,

Канатларым юк

Нигәдер минем.
- Канатларың бар,

Кызым, синең дә.

Син аны үзең

Сизмисең генә.
- Йолдызларга да

Менәсем килә.

Анда ниләр бар -

Беләсем килә.
- Гомер юлларың

Әле бик озын

-Йолдызларга да

Очарсың, кызым!


Тирәкләргә җил кирәк!

«Их, җил чыксын иде дә

Безне уятсын иде,

Их, җил чыксын иде дә

Безне уйнатсын иде,

Их, җил чыксын иде дә

Безне кузгатсын иде,

Их, җил чыксын иде дә

Безгә сүз катсын иде!..

Шыбыр-шыбыр - 

Шыбырдап,

Шыгыр-шыгыр

Шыгырдап
Сөйләшкән булыр идек,

Серләшкән булыр идек,

Җилләнеп алыр идек,

Сафланып калыр идек!

Җилсез булмый,

Җил кирәк!» -

Диеп уйлый тал-тирәк.


Качып калган яңгыр

Яңгыр явып

Үткән иде,

Күптән инде

Беткән иде,

Күптән узып

Киткән иде...
Мин яңгырдан

Качкан идем.

Мин каенның

Төбенә үк

Баскан идем.
Шул каенга

Ялгыш кына

Тиеп киттем -

Нигә генә

Алай иттем?!
Каен куйды

Шыгырдап,

Яңгыр койды

Шыбырдап.
Калдым яңгыр

Астында.

Югыйсә бит

Качтым да...
Хәйләкәр икән яңгыр,

Карачы, карасана! -
Качып калган булган ул

Яфраклар арасына!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев