Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әниснең әнисләре

Заһирә Гомәрова шигырьләре.

ӘНИСНЕҢ ӘНИСЛӘРЕ

 

Өйдәге һәр кеше

Соклана Әнискә.

Үстерә суган да

Кыяр да, әнис тә.

 

Ашны бик тәмләтә

Әниснең әнисе.

Хуш исле әнисне

Ярата әнисе.

 

Бик кызык сүзләрне

Көт тә тор Әнистән.

– Үстемме мин дә, – ди, –

Шушындый әнистән?

 

ИСКЕ ЕЛ КАЯ КИТӘ

 

Әнием безгә әйтә:

Тиздән яңа ел җитә.

Энем әйтә: ә аннары

Искесе кая китә?

 

Әни әйтә: китми ул, ди,

Безнең арада кала.

Иске елны бик сагынсаң,

Яңа мәктәпкә кара!

 

 

КАРБЫЗ

 

Эче кып-кызыл – кандай,

Үсә бик тәмле – балдай,

Үсә ул җылы якта.

Бүген бездә кунакта.

Табышмак ул дисезме?

Карбыз – аның исеме.

 

Җылы якта үссә дә,

Туңмый безнең өстәлдә.

Аны һәркем ярата,

Илшат кына шаярта:

 

– Кар-боз, – ди, – шушымыни?

Нигә аны ашаганда

Безнең авыз өшеми?

 

–Кыш җиткәч, – ди, – аны без

Үзебез дә ясыйбыз;

Карны, бозны кушабыз да

Карбыз итеп ашыйбыз.

 

Әни аңа борылып,

Суза карбыз орлыгын:

–Хәзергә, – ди, – ашыкма,

Яз җиткәч күм балчыкка.

 

Шушы нәни орлыкка,

Карамыйча болытка,

Кашыклап түгел, чиләкләп

Су бирергә онытма!

 

Күп чакмыйча уенга,

Карасаң җәй буена,

Киләсе көз җиткәндә

Карбыз торыр өстәлдә.

 

МАШИНАДА БАЛАЛАР

 

Машинада балалар

Җырлый-җырлый баралар.

Машинада чәчәкләр,

Кайдан өзеп алганнар?

 

Әй, көләләр балалар

Чәчәкләре булганга.

Тик калган, ди, моңаеп,

Шомырт кына урманда.

 

Матур төсе югалган,

Чәчәкләре урланган.

Шомырт шуңа моңайган,

Шомырт шуңа хурланган!

 

МОНДА БЕЗ ХУҖА

 

Балта-пычкысыз

Килеп чыга да,

Боз күпер сала

Һәрбер елгага.

 

Җәй көне йөрдек

Йөзәргә шүрләп.

Безне үртиләр

Каз белән үрдәк.

 

Ә менә бүген

Монда без хуҗа.

Узса да безне

Җил генә уза.

 

Ярның читендә

Каз белән үрдәк.

Боегып тора

Керергә шүрләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев