Кар яуганда күңелдә романтика уяна ул, әйеме? Һәм, билгеле, тәүге мәхәббәтләр искә төшә!
Икәү генә без дөньяда...
Икәү ак кар эчендә.
Ява ак кар...
Безне яклар,
Безне аклар өчен дә!
Ә син нәкъ кар бөртегедәй –
Очасың канатланып.
Бу мизгел йөз елга бер дә
Тормыйдыр кабатланып.
Мәхәббәтебезнең, әйдә,
Сурәтен ясыйк карга! –
Нишләсәң дә килешә ул,
Килешә гашыйкларга.
Хисләргә, япь-яшь хисләргә
Йөрәк кенә чыдармы?
Әллә инде күкрәгеннән
Йөрәк очып чыгармы?!
Чыкса чыгар!
Нишләсә дә
Йөрәгем үз эшендә.
Мин яратам әле! Димәк
Мәхәббәт үз көчендә!
Нет комментариев