Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Мин — сөюнең мескен бер фәкыйре

24нче майда шагыйрь, журналист Фидаил Мәҗитовның туган көне.

Мин — сөюнең мескен бер фәкыйре,

Эзләп йөрим сөю сыныгын.

Каян табыйм аны, ничек җиңим

Бу өметсез сөю коллыгын?..

Мин — сөюнең түбән бер мәлгуне,

Исергәнмен тирән хисләрдән.

Чал бүредәй айга карап улыйм,

Дәва эзлим айлы кичләрдән...

Мин — сөюдән шашкан бер юләрмен,

һәм үләрмен, ахры, җавапсыз.

Гел бер сорау борчый күңелемне:

Сөю нигә булмый газапсыз?..


СОҢГЫ ӨМЕТ

Бүген минем соңгы өметләрем

Пыскып яна тимер шәмдәлдә.

Килмәдең син, җавап бирмәдең син,

Сине генә сөям дигәндә...

Яфрак селкетерлек җил иссә дә,

Сүндерер күк минем шәмдәлне.

Көзге чирәм кебек саргаям мин,

Көтә-көтә синең сөйгәнне.

Ахмак төсле сөю хисләремне

Язып барам кәгазь битенә.

Шашкан хистән качыйм әле диеп,

Китеп булмый дөнья читенә.

Шәмдәлемдә пыскып янган утым

Әйләнерме икән ялкынга,

Әллә шулай озак пыскый торгач,

Эләгерме биек дулкынга?


КӨЗГЕ САГЫШ

Сары көзләр җитсә,

Күңелем чагылдыра

Шул көзләрнең сары сагышын.

Сиздермичә генә

Сөюемме әллә

Булды минем иң зур ялгышым.

Сары көзләр җитсә,

Сары яфраклар

Лепердәшеп нидер серләшә.

Хыялымда тагын

Бераз яшәр идем,

Җилләр синнән хәбәр китерсә.

Ике тормыш миңа

Бераз катлаулырак:

Берсе — хыял, берсе — чынбарлык.

Сөю алиһәсе,

Бирче миңа, зинһар,

Имәннәрдәй ныклык, чыдамлык.

Андый ныклык булса,

Мин дә чыдар идем

Көзге кырау, кышкы салкынга.

һәм давыллар белән

Мин көрәшер идем,

Бирешсәм дә синең ялкынга...

***

Елларның юлларын

Замана уллары

Елмаеп исенә төшерә.

Балачак иленең

Чәчәкле аланы

Керәдер иң матур төшенә.

Тик төштә күрергә,

Сагынып көләргә

Калган шул иң матур мизгелләр.

Балачак дусларын

Очратып күрешкәч,

Йомшыйдыр иң кырыс күңелләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев