Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Мин дә уңган!

Алинә Хисамиева шигырьләре.

Мин дә уңган

Мин бик уңган! Әби белән,
Бөтен эшне дә беләм.
Энә саплап, сәдәфләрне,
Мин хәзер үзем тегәм.

Әби кабартма пешерсә,
Тикшерәм тәмен кабып.
Камырдан чәчәк ясатам,
Сеңлемә уен табып.

Әлифбамны укыйм хәзер,
Юып куям савытны.
Үзем әйтергә өйрәндем,
Сәгатьтәге вакытны.

Уенчыкларымны җыеп,
Урыннарына тезәм.
Киемнәрне шкафыма,
Элеп куям мин кисәм.

Тик әбием көтмәгәндә
Чирләде, ятып торды.
Өйдәге бөтен эшләрне
Миңа эшлисе булды.

Тагалмадым сәдәфемне,
Юалмадым савытны,
Ачуландым элмәгемә,
Җитми калган буемны.

Әлифбамның хәрефләре
Бер-бер артлы качтылар.
Әби карап тормагачтын
Сүзләрем адаштылар.

Себерке дә тыңламады,
Җыялмадым чүпләрне.
Коймаклар да чыҗ-чыҗ килеп,
Бизәмәде өстәлне.

Мин бик уңган! Әби янда
Йөгереп торса гына.
Бар эшнең дә рәтен белеп
Өйрәтеп торса гына.

Чирләмәче, әбием, дип
Иркәләдем кулыннан.
Әби торды! Өебездә -
Кабат тәртип! Мин уңган!


Сәгать

Сәгать ничә дип сорыйлар,
Берсеннән берсе өйдә.
Бу соруга мин дә тиеш
Җавап әйтә белергә!

Өч телен дә рәсем итеп,
Ясадым дәфтәремә.
Саннарын да язып куйгач,
Җан керде сәгатемә.

Сәгать теле ялкау икән
Бигрәк әкрен күченә.
Чәйләр эчеп, кабат килдем
Ә ул һаман иренә.

Әбиләр төсле йөри ул,
Уйланып кына күчә.
Әллә күлмәк сайлый озак,
Әллә озак киенә?!

Бик тиз күчә минут теле,
Өлгермәдем мин китеп.
Алтмышка кадәр санадым
Ул елмайды тек диеп.

Әти төсле, әни төсле
Йөри бит минут теле.
Эше бик күп, чак җитешә
Озын булса да көне.

Секунд саный торган теле,
Туктап тормый һич кенә.
Нәкъ минем төсле чаба ул,
Тек дә тек ди күр менә.

Үзе сөйли, үзе уйный
Секунд теле бик шаян.
Минут, сәгать теле аны
Куып җитәлсен каян?!

Көн дә төн дә,тек дә тек ди
Сәгать гел армый микән?!
Безнең үскәнне көтеп ул,
Гел эшли, чаба икән.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев