Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Маратка нәрсә җитми?

Маратның җитеш һәммәсе! Ә шулай да нидер җитми бит аңа! Уйлап карагыз әле ни әйтергә теләде икән Равил ага Фәйзуллин?

Равил Фәйзуллин

Маратка нәрсә җитми?

 

Аквариумда һава тынчу...

Балыкларга һава җитми!

 

Корылыктан чүлмәкләрдә

Гөлләр сула, су-дым җитми!

 

Маратның җитеш һәммәсе!

Уйный-чаба, чаба-уйный!

Урамда саф һава сулый,

Тәмләп, чишмә суы эчә...

 

Шулай да аңа бер бик кирәк

Нәрсә җитми, безнеңчә!

Ул ни икән, сезнеңчә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь ТЕЛ ВАКЫТ