Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

«Лайк»лы Ләйлә

Йолдыз Шәрәпова шигыре. Бу шигырьдән күпләрегез таныгандыр үзләрен...

«Интернеттагы фотома

Куйганнар тик өч «лайк»

-Мин ямьсез инде, алайса,

Түгел мактауга лаек». -


Шулай диеп елый Ләйлә,

Туктатып булмый һич тә.

Ярый әле ул «лайк»лар

Йөзгә җиттеләр кичкә.


Кызының хәленә кереп,

Әнисе җаен тапты:

Бөтен туган-тумачага,

Дус-ишкә шалтыратты.


Һәммәсе дә, кат-кат кереп,

Куйдылар шул «лайк»ны -

«Янәсе, син - бик матур кыз,

Соклануга лаеклы».


Әй шатланган моңа Ләйлә -

Ялган түгел сүзләрем.

Бу шигырьдән күпләрегез

Таныгандыр үзләрен...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев