Кыз  күңеле
Шигърият

Кыз күңеле

***

Ник җырлыйсың, димә, шашып-шашып,

өр-яңа җыр әле ятладым.

Унисигез яшь:

минем җырлый торган,

минем җырлый торган чакларым.

 

Ник елыйсың, димә, ярсып-ярсып,

яшьлегемне җуйдым, тапмадым.

Егерме яшь:

хәзер елый торган,

хәзер елый торган чакларым.

 

Ник йөрисең, димә, качып-качып,

карашыннан куркам ятларның.

Егерме биш:

инде түзә торган,

инде күнә торган чакларым...


Комментарии

  • аватар

    Комеш Кынгырау

    0

    0

    шәп