Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кулер Тепуков шигырьләре

Кү­ре­нек­ле ал­тай язу­чы­сы, ша­гыйрь, тәр­җе­мә­че, мө­хәр­рир Ку­лер Те­пу­ков - са­бый­лар өчен Кор­ней Чу­ковс­кий, Бо­рис За­хо­дер һ.б. ши­гырь­лә­рен, Лев Толс­той хи­кә­я­лә­рен, Ганс-Хрис­ти­ан Ан­дер­сен әки­ят­лә­рен, Лью­ис Кэр­ролл әсәр­лә­рен, шу­лай ук Габ­дул­ла Ту­кай­ның җы­ен­ты­гын ал­тай те­ле­нә тәр­җе­мә итү­че.

Мин – мәк­тәп­кә ба­ра­сы

Мәк­тәп­кә ба­ра­сы тү­гел,

Биш яшь­тә ге­нә энем.

Мин укыр­га кер­дем ин­де,

Ир­түк баш­ла­на кө­нем.

Энем рә­хәт­лә­неп йок­лый,

Җы­лы юр­ган­га чу­мып.

Чу­ар мә­че урын­дык­та

Ята бер мыр­лап, ты­нып.

Тыш­та сал­кын җил­ләр исә,

Кар­ның ява яңа­сы.

Энем кеч­ке­нә, мин – ба­тыр,

Мин – мәк­тәп­кә ба­ра­сы.

 

Кыр­мыс­ка за­ры

Җәй кө­не эш бик күп бу­ла:

Өй тө­зи­без иң баш­тан,

Кыш­ка ри­зык әзер­ли­без –

Эш тә эш бер­то­таш­тан.

Баш­кар­ган эш­не чут­ла­саң,

Са­ны, шәп, йөз­гә җи­тә.

Ты­рыш хез­мәт ара­сын­да

Сиз­дер­ми көз дә җи­тә.

 

Син дә юын, дус­тым!

Җил­дә агач­лар чай­ка­ла,

Кош­лар сай­рый ур­ман­да.

Ир­түк бо­рын­дык юы­на,

Үлән­дә чык бул­ган­да.

Чис­та­лык яра­та тор­ган

Бо­рын­дык – үр­нәк без­гә.

Ир­тә са­ен юы­на­быз

Хә­зер без һәм­мә­без дә!

 

Оя­лам

Көн­дә­ле­гем­дә – «и­ке­ле».

Кә­еф юк, кай­там өй­гә.

Кар­шы­ма чык­кан эт­тән дә

Оя­лам әл­лә ни­гә.

И маэ­ма­ем, күп уй­на­дык

Дә­рес бар­лы­гын бел­ми.

Озын кой­рык «и­ке­ле»­не

Баш­ка ала­сым кил­ми.

 

Ни ки­рәк?

– Ни ки­рәк си­ңа, кош­чык?

– Яшел-яшел ту­гай­лар,

Ми­нем ши­кел­ле кош­лар

Ки­рәк...

Та­гын-та­гын да

Күп бул­сын ми­нем дус­лар!

Ан­на­ры зәп-зәң­гәр күк

Ки­рәк очып йө­рер­гә,

Би­ек­кә ка­дәр ме­неп,

Са­бый­лар­ны кү­рер­гә.

– Ни ки­рәк си­ңа, олан?

– Яшел-яшел ту­гай­лар,

Ми­нем ке­бек олан­нар

Ки­рәк...

Бул­сын­нар алар

Ты­рыш­лар һәм уң­ган­нар!

Ан­на­ры зәң­гәр күк­тә

Һәр­ва­кыт ко­яш көл­сен!

Кош­лар, би­ек­кә ме­неп,

Ир­кен­ләп очып йөр­сен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев