Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Көмеш чабаклар

Калкавыч дер селкенә. Балыкчыны «хур итеп», килеп чыга зур итек...

КӨМЕШ   ЧАБАКЛАР

Сызылып    таң   беленә.

Суга    нурлар   йөгерә.

Ярда   чирәм   чык   кына,

Елга   өсте   шоп-шома.

Сикереп    уйный   чабаклар,

Йөзә   кызыл   канатлар.

Бераз   гына   тын   торсак,

Чиртеп   куя   комкорсак.

Күренеп    китә   шыртлака,

Суга    төшә   «шылт!»   бака.

Чү, син,  әй  озын  ботлы,

Бозма  алай  тынлыкны!..

Син   дә   юкка,   чикерткә,

Калкавычны   сикертмә!..

Әһә, эләккән... тарта!..

Калкавыч бата-калка.

Дулкынчыклар - алкалар

Тарткан саен  арталар.

Менә   шулай   сак   кына

Дуслар балык   каптыра.

Ә  берсенең,   күр  әле,

Шардай   булган   күзләре.

Ул    бер    минутка   туктап

Тын   алырга   да   курка.

Кем   ул   дисеңме?  

Әйтәм: Почык   борынлы   Әхтәм.

Аңа   берни   эләкми,

Гаеп   үзендә   ләкин.

Өйрәнми   өйрәткәнне.

Күрсәткәнне, әйткәнме

Колакка   да   элми   ул,

Җим   дә   сала   белми   ул.

Шуңа   аның   бармагын

Бик   еш   чәнчә   кармагы.

Сизми   балык   чиртсә   дә,

Җимне    ашап   китсә   дә...

Сәгать   буе   утыра.

Аптырагач,  бер тора.

Ах, ни күрәм: «Чиртә!»—ди.

Алма,   әле   иртә,   дим.

«Юк,    алам!»— ди,   җилпенә,

Калкавыч   дер   селкенә.

Балыкчылы   «хур    итеп»,

Килеп   чыга   зур    итек.

Карашабыз   таң   калып:

— Бу   ни   исемле   балык?..

Көләбез,   ду   кубабыз,

Аннан   тагын   тынабыз.

Их,   балык   тотулары,

Кармак   ыргытулары

Рәхәт   су   тын   чагында.

Табигать кочагыңда!

1952

КЫРЛАР БУЙЛАП

Барам    иркен    басу   буйлап,

Эшчән дусларымны уйлап.

Баш    очымнан   назлы   тургай

Очып   китә   уйнап-уйнап.

Барам,   үзем   җырлыйм   шунда...

Ә   җырларның   канаты   киң.

Җырлар,   җырлар!

Кече   яшьтән

Сезне   өзлеп    яраттым   мин!

Барам   борма    сукмаклардан,

Бодай   дулкыннарын   ерып.

Сары   мыеклы   башаклар

Һәр    ягымнан    алган   сырып.

Барам   иркен   кырлар   буйлап,

Җилләр исә уйнап-уйнап.

Барам   сөенеп   бала   сыман,

Алтын   агым   арасыннан,

Гүзәл   киләчәкне   уйлап.

1952

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев