Күк капкачы тишелдеме?
Шигърият

Күк капкачы тишелдеме?

***

Күк капкачы
Тишелдеме?
Шыбыр-шыбыр,
Төн йоклатмый,
Чиләк-чиләк
Коя яңгыр...
Тәрәзәгә чиртә яңгыр
Керт, дигәндәй.
Өйдән-өйгә йөри, ахры,
Ач чегәндәй.
Кертмиләрдер...
Ник кертсеннәр?!
Кемгә кирәк?
Болай да бик
Куркып калган,
Шомлы йөрәк.
Төне җебек.
Минем кебек.
Ява яңгыр...
Тик мин аны
Кертмим әле...
Юкса...
Калыр.

Зөһрә Рамазанова.


Нет комментариев