Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Киребеткән әби кирәк!

Флёра Мәрданованың балалар өчен шигырьләре.

Киребеткән әби кирәк

 

Минем бабай бик шәп кеше,

Әбием киребеткән.

Әйбәт әбиләрне никтер

Сатмыйлар шул кибеттә.

Мине дә әби нигәдер

Кире Кәрим дип йөри.

Мин кире түгел, үзсүзле!

Киреләнәм бит юри.

Ничек кенә бабакайны

Әбидән коткарырга?!

Базарда сатып җибәрсәң,

Әйләнеп кайтуы бар!

Ачуымны нык китергәч

Әбигә беркөн әйттем:

«Бел! Синең бабай өеңдә

Кунасы калды бер төн.

Кояш чыккач, иртүк сине

Базарга алып барам.

Яраткан бабакаемны

Үзем синнән коткарам».

Әби әйтә: «Чәчләрем чал,

Тешләрем дә төшкән, ди.

Ничә тәңкәгә син мине

Саталырсың икән? – ди.

– Карт инде мин, аяклар да

Сөйрәлә алпан-тилпән.

Күзләр күрми, йоклаганда

Әле гырлыйм да икән.

Кичә әйттеләр: Казанда

Синең бер энең туган

Шул энеңә киребеткән

Бер әби кирәк булган.

Бабаеңнан сорап кара,

Бәлки аңа бирерсез?

Риза булыр бабаң, энең

Калмасын, дисә, телсез».

– Юк, әби! Мин – саран Кәрим,

Әйтәсе сүзем беткән.

Үземә дә киребеткән

Бу әби кирәк икән.

 

Данискә – Даниссимо

Данис «Даниссимо» сорый,

Кибеткә барган саен.

Төсле шарчыклы булмаса,

Алыгыз, ди, өч «Данон».

«Даниссимо-фантазия» –

Исеме матур аның.

Телевизорда реклама

Аңлата файдаларын.

«Данисемә - фантазия»,

Ди, елмаеп, әбисе.

Тәмле катык бирим әле,

Чын шар чөгендер төсе.

Рекламасын күрим, дисәң,

Тәрәзәбезгә кара!

Сыерлар шул чөгендернең

Сабагын чәйнәп тора.

 

Үрмәкүч тозагы

Үрмәкүчнең тозагына

Бер озынборын капкан.

Үрмәкүч аның борынын

Бер көндә борып аткан.

Икенче көн бу тозаккка

Аерыкойрык эләккән.

Ике көннән ике койрык

Санадым җәтмә җептән.

Ә бүген исә тозакка

Кырыгаяк эленгән.

Кырык аяк кырык көнгә

Бүленерме – кем белгән.

 

Бер кат үлчим

Кәримне бу итекләре

Гел сазга өстериләр.

Йә тезеннән, йә биленнән

Батырырга телиләр.

Әби бер сукмактан бара,

Ә Кәримнең үз юлы.

Әбисе тагын кисәтә:

– Батарсың, сизәм, улым!

Җиде яшьлек малай бит ул,

Кәриме дә үзсүзле:

– Әби! Мин сазлыкны күрәм,

Мин дә, ди, ике күзле!

– Бездә бит җиде кат үлчә,

Бер кат кис! дип әйтәләр

Мәкальләр һәр эшне уйлап

Эшләргә өйрәтәләр.

– Уйлап торсам, вакыт бетә,

Өлгермәбез мәктәпкә!

Җомга көнне сәгать биштә

Тренер абый көтә.

Әби артына караса,

Оныгы сазда ята.

Кирегә үрмәли Кәрим

Бу юлы дүрт аякта!

Курткасыннан, чалбарыннан

Шыбыр-шыбыр су ага.

Кәримнем күзләре шакмак

Мөгаен, сабак алган!

Дип уйламагыз тагын сез!

Бу малайны мин беләм

Кәрим таяк тоткан, әйтә:

Сазга мин үлчәп керәм!

 

Әни хушбуе

Инде бер атна кызыгам

Әнинең хушбуена.

Сөртенеп карау теләге

Килеп керде уема.

Әни яратмый, кагылсам

Кершәнгә, иннегенә,

Савытлары бушаса да

Гаепли мине генә.

Мин дә кеше бит! Минем дә

Матур буласым килә.

Тирә-юньгә хуш ис кенә

Сибеп торасым килә.

Әни кибеткә киткәндә

Өйдә берүзем калдым.

Иснәп кенә карармын, дип,

Теге хушбуйны алдым.

Чәчләремне хушбуйладым,

Азрак битемә сөрттем.

Муеныма тидергәндә

Беләгемә дә түктем.

Чыгып киттем урамга.

Яз. Кояшлы көн анда.

Кышкы йокыларыннан

Күбәләкләр уянган.

Берәм-сәрәм очып үтә

Бал кортлары, шөпшәләр.

“Тал песие” чәчәк аткан!

Шул сүзне ишетсәләр.

Минем хушбуйның исенә

Исләре китмәс иде!

Муенымны, беләгемне!

Битемне үпмәс иде!

Үпкән җирләре сикертә,

Шөпшәме тешләп киткән.

Бит кызарган, муен шешкән,

Бал кортлары чеметкән.

Әнинең хушбуй исеннән

Беркая булмый качып.

Рөхсәтсез бернигә тимәм,

Кертегез ишек ачып!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец?!)))