Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Хыял...

Тәрәзәмне хәзер ешрак ачам...

Тәрәзәмне хәзер ешрак ачам...
Ешрак ачам-
Анда Яз исе!
Февраль әле, диеп тормый күңел-
Каурый каләм эзләп
күкләр гизә,
Салып ата богау- җәзасын.
Салып ата авыр туннарын ул,
Иңне басып торган уйларын...
Бөтен барлыгына шатлык тулган!
Көтә башлый...
Зарыгып көтә башлый
(Сөенчегә сөенеч булыр микән?!)
Җир-Ананың яңа тулгагын...
Тыпырдашкан тамчыларга сөенеп,
Бии башлый тамчы көенә.
Тәрәзәмне ешрак ачам хәзер-
Яңа көйләр тулсын өемә.
2017

Лилия Фәттахованың ► шәхси блогына рәхим итегез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев