Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Хәерле көн

Асия Юнысова шигырьләре.

Хәерле көн сиңа, Ватаным! 
Хәерле көн сиңа, башкала! 
Яңа көнгә изге ниятләр 
Ак теләкләр белән башлана. 


Юл-сәфәргә кемдер җыенамы? 
Уңсын, димен, аның сәфәре. 
Өйдәгенең күзе юлда була — 
Килеп торсын сәлам-хәбәре. 


Табын кора ана, ипекәйне 
Уртасына куеп өстәлнең. 
Ипи кадерен белгән баланың 
Ризыгына ризык өстәлсен. 


Үзе тукның күзе ачны күрсен, 
Китекләрнең күрсен күз яшен. 
Ярты бәхет тапсын яртысын, 
Киметмичә бүтән өлешен. 


Хәерле көн сиңа, Ватаным! 
Имин йортта яшик килешеп. 
Яңа көнгә ихлас куанышып, 
Дус-кардәшнең хәлен белешеп. 


Ипекәй
Алла сүзе кебек күп исемле:

Ашлык, иген, икмәк, ипекәй!

Аш сүзеннән күчкән ант сүзенә —

Ант иткәннәр тотып ипекәй.


Урак урган татар хатыннары,

Бәбәй йөрткән килеш карында.

Иген урган урак кендек бавын

Ничә кискән арыш кырында!


«Солы урагында таптым сине,

Апаң туды борчак чапканда», —

Икмәк календаре белән көне,

Ашлык гены халкым канында.


Ә ул генда тук башаклар шавы,

Калач йөзле көләч таңнар бар.

Ил тамагын уйлап кырда куна

Арыш урагында туганнар.


Кемдер анда кылыч кайраганда —

Саллы корал, димәк, дәлилгә —

Татар хатыннары яңа оннан

Камыр изә икмәк-хәләлгә.


«Ипекәй!» — дип илдә ант иткәндә

Йөзе якты, сүзе хикмәтле.

Башка дәлил аңа кирәк түгел,

Татарстан кулы икмәкле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь ипекәй асия юнысова хәерле көн ипи турында шигырь