Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кар яуган (Зәки Нури)

Актаныш районы Актаныш авылының «Ромашка» балалар бакчасына йөрүче Әхмәтов Хәбиб «Кар яуган» шигырен сөйли. Тәрбиячесе - Сабирова Рәзинә Рафилофна.

Видеоны әлеге сылтама аша карый аласыз.

Кар яуган

Тәрәзәгә күз салдым
Тордым да бүген иртән.
Күргәч аптырап калдым:
Җирне кем ап-ак иткән?

Урамда нишләгәннәр:
Әллә он сипкәннәрме,
Әллә зур мичкәләрдән
Бик күп сөт түккәннәрме?

Бөтен җирдә ак юрган...
Белдем-белдем — кар яуган!
Әй шәп булган, шәп булган —
Без шуарбыз таулардан.

Зәки Нури

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев