Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Каникулда авылда

Фәридә Җәмилеваның балалар өчен шигырьләре.

Каникулда авылда

Әй рәхәт тә соң авылда!
Бигрәк тә матур җәйдә.
Укырга да барасы юк
Уйна да, уйна, әйдә.

Уен, уен белән инде,
Мин ялкау түгел, тырыш.
Бакча утау, су сибүләр -
Минем эш,минем бурыч.

Иң кызыгы, беләсезме,
Көтү көтү авылда.
Көтүгә чыкканың бармы
Синең бала чагыңда?

Кояш белән бергә торып,
Каршылыйсың малларны.
Болын буйлап әкрен генә
Атлатасың аларны.

Кулыңда озын чыбыркы
Җибәрәсең шартлатып!
Кайчагында малкайлар да
Карап тора, шаккатып.

Авылда көтү көтүләр-
Пикник инде, прәме!
Көлдә бәрәңгебез пешә,
Ә шашлыгын күр әле!

Йомырка, кыяр, помидор
Табыныбыз түрендә.
Малкайлар үлән чемченә
Рәхәтләнеп бүген дә.

Маллар ял иткән арада
Елгада коенабыз.
Кояш түбән тәгәрәгәч,
Кайтырга җыенабыз.

Җәйге көн озын булса да,
Никтер сизми калабыз
Әле кайткач, мәйданчыкка
Уйнарга да барабыз.

Көтүдә

Кат-кат әйттереп тормадык
Сикереп тордык иртән.
Бүген бездә көтү көне,
Беләбез инде күптән.

Биткә, күзгә су тигереп,
Җыендык та тиз генә.
Болынга таба элдердек,
Зурларча җитез генә.

Көн эссе булмакчы бүген,
Иртәдән үк кыздыра.
Җилне чакырып карыйбыз
Без сызгыра-сызгыра.

Безнең тирләгән чәчләрне
Сыйпап ала йомшак җил.
- Тагын бераз ис, җилкәем,
Яныбызга кил син, кил.

Ә малкайларга бик эссе
Юк ышыкланыр чара.
Һич судан чыгарып булмый
Карагыз әле, кара!

Без, малайлар, борчылмыйбыз
Бездә – пикник, "эш худта"
Одеалны җәеп куеп
Сыйланабыз ышыкта.

Ниләр генә юк табында,
Күрсәң исең китәрлек.
Апабыз җибәргән ризык
2-3 көнгә җитәрлек.

Койрык чәнчеп, малкайларның
Чабасы килми өйгә.
Үлән чемченгән булалар.
Әкрен генә бер көйгә.

Кайту сәгатьләрен санап,
Үтеп бара көнебез.
Көтү көтүнең рәхәтен
Үзегез килеп күрегез!

Күбәләгем, күбәләк

Табигатьнең бизәге бит
Аксыл көрән күбәләк.
Сайлап кына чәчәкләрне
Үбеп ала чүгәләп.

Гаҗәпләнеп күзәттем дә,
Кулым суздым сак кына.
Бөтерелеп маңгаема
Тиеп китте чак кына.

Бизәкле түбәтәемне
Чәчәк дип белде бугай.
Кабат-кабат килеп кунды
Түбәтәемә шулай.

Юк, тимим мин күбәләгем!
Рәхәтләнеп оч әле!
Хуш исле матур гөлләрне
Назлап кына коч әле.

Күбәләгем,әй күбәләк ,
Син табигать бизәге.
Уйнап очып, гөлләр кочып,
Табигатьне бизәле!

Төзүче булачакмын

Төрле-төрле шакмакларны
Тезәм,өям,таратам.
Гаражлар,йортлар,күперләр
Төзергә бик яратам.

Күп катлы йортлар төзим дә,
Карап торам сокланып.
-Төзүче булырсың ахры,-ди
Әтием таң калып.

Әнием дә мактап куя:
-Кулларың эшкә ята.
Әбием дә,бабаем да
Мине бик тә ярата.

-Дәү үскәч тә яңа йортлар
Салырсың,улым,-диләр.
Киләчәктә чын ир-егет
Булуымны телиләр.

Түбәләре күккә тигән
Йортлар төзисем килә.
Тик әлегә булдыралмыйм,
Әлегә мин кечкенә.

Уйланып утыра торгач,
Бер җыр төште исемә.
Безнең балачак җыры бу
Тагын кемнең исендә?

Без-бәхетле шат балалар
Без кайгыны белмибез.
Их,ямьле соң,күңелле соң
Безнең туган илебез.

Болыннарда, бакчаларда
Уйнап, җырлап йөрибез.
Их, киң дә соң, иркен дә соң
Безнең туган җиребез.

Хәтерлисезме,дусларым?
Бу -безнең буын җыры.
Бәйрәмнәрдә,зур дәрт белән
Җырлый идек без шуны.

Әйе,без бәхетле буын
Күрмәдек ачлык, афәт,
Ватан - анабызга шуңа
Җиткерәбез зур рәхмәт.

Әти- әниләргә рәхмәт
Дөрес тәрбия өчен,
Әле дә тоеп яшибез
Шул тәрбия җимешен.

Бала-Аллаһ тарафыннан
Бирелгән зур әманәт.
Тәүфикълы итеп үстерү
Әти-әнинең бурычы
Сүзем хакмы, җәмәгать?

Җир йөзендә туып тора
Көн дә меңләгән бала.
Бар аклары,бар сарысы
Кызгылты ,кайсы кара.

Йөзнең төсе мөһим түгел
Бар да лаек бәхеткә,
Бала ул-мәхәббәт гөле
Охшаш матур чәчәккә.

Тормышның матур гөлләре
Сулырга тиеш түгел,
Тәүфикълы бала тели бит
Һәр гаилә, һәрбер күңел.

Уңдырышлы туфрак, җылы
Кирәк нәфис гөлләргә.
Ә балага,наз,мәхәббәт,
Алтын канат иңнәргә.

Бүген бәйрәм,балаларны
Яклау һәм саклау көне,
Шушы матур бәйрәм белән
Тәбрик итәмен сезне.

Парлы тату гаиләдә
Үсә бәхетле бала.
Җил - давылдан саклана ул,
Усаллардан яклана.

Әти - әни кочагында
Үскән һәр сабый бала
Кайгыртуны, мәхәббәтне
Җанына җыя бара.

Тәрбияне,шуның өчен,
Башлау мөһим үзеңнән.
Балага булган ярату
Сибелеп торсын күзеңнән.

-Тәрбияле булыр,-диеп
Көтеп утырма ,берүк!
Уңышлы булып үсәргә
Үзең аңа ярдәм ит.

Рәхмәтле булырга өйрәт,
Ләкин бу,таләп түгел.
Таләп ни дә, өйрәтү ни
Аермасын үзең бел.

Күңелеңдәге ачуыңны
Чыгарма син балаңа.
Таяк ике башлы була
Шуны ,бераз,чамала.

Балаңның мәшәкатьләрен
Җиңел итеп карама.
Синдә тәҗрибә җитәрлек
Авырлыктан арала.

Хаталардан хали түгел,
Ул да адәм баласы.
Гаеп табып, түбәнсетмә
Әрнемәсен ярасы.

Бала бала булып калсын
Ничә яшьтә булса да
Аны начар гадәтләрдән
Сакла, якла арала.

Тоеп үссен һәрбер сабый
Гаиләнең җылысын.
Мәрхәмәтле булып үсәр
Менә үзең күрерсең.

Бәхетле булырга тиеш
Туачак һәрбер иртә,
Очрамасын юлларында
Узалмаслык зур киртә.

Балаларның шат авазы
Сөендерсен һәркемне.
Яман күздән,нахак сүздән
Саклыйбыз бит без сезне.

Кояшлы булырга тиеш
Сезнең һәрбер иртәгез.
Тәүфикътан аерылмагыз,
Шуны өмет итәбез.

Минем абыем-солдат
(Балалар авызыннан)


Минем абыем солдатта
Саклый илебез чиген.
Әнием сәлам хат алды
Командирыннан бүген.

Бәйрәм көнне ,,рәхмәт хаты"
Әнигә булды бүләк.
Абыем кебек солдатлар
Илебезгә бик кирәк.

Тиз арада, үрнәк итеп,
Күрсәткән абый үзен.
Берсүзсез үти икән ул
Командирларның сүзен.

Әзерлекле,җитез,уяу,
Куркусыз солдат дигән.
Аның кебек шәп солдатлар
Чиктә бик кирәк икән.

Аркасында автоматы,
Бинокле кулында.
Күзәтә ул чик сызыгын
Тик бер нәрсә уенда:

Дошманнар килеп кермәсен,
Үтмәсен безнең чикне.
Тынычлык булсын дөньяда
Ә балалар- бәхетле.

Без уйнаган чакта тора,
Тора йоклаган чакта.
Минем абый-батыр солдат,
Ул-уяу, һәрчак сафта.

-Фуражкамны,үзем кайткач,
Сиңа бүләк итәм,- ди.
Сау-сәламәт кайта күрсен
Аны сагынып көтәм мин.

Юл кагыйдәсен үтә!

Каникулда Әгерҗегә
Кунакка барган идем.
Урамга йөрергә чыккач,
Менә нәрсәләр күрдем.

Урам буйлап машиналар
Тыз да быз чабып тора!
Тротуардагы халык та
Су кебек агып тора.

Урам аша чыгыйм,- дисәм
"Булат" дигән кибеткә
Бер машина да юл бирми
Барысы да киреп беткән.

Таяк тоткан милиция
Чыгу юлын күрсәтте.
-Теләсә кайдан чыкма,син,
Кызый,-диеп кисәтте.

-Төгәл үтә,сеңел,-диде
Юл йөрү кагыйдәсен.
Үтәмәсәң,көт тә тор син
Бәла-каза киләсен.

Мин тәртипсез түгел алай
Колак салдым сүзенә.
Юл кагыйдәсен үтәрмен,
Өйрәтермен сезне дә.

Фотоларда Фәридә ханымның оныклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев