Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Исǝнмесез!? Хǝерле кѳн! Сез мине аңлыйсызмы?

Зөләйха Минһаҗева шигырьләре.

АК ТУН КИГƏЧ
Җем-җем иткǝн ап-ак кардан
Атлап килǝм, күрегез!
Ап-ак безнең ишек алды,
Ап-ак безнең ѳебез.
Киез итеклǝрем дǝ ак,
Шапкам да ак, туным да...
Əти ǝйтǝ — «ǝллǝ инде
Кар Кызы килгǝн монда?..»
Кар Кызы түгел, карачы,
Мин, Айгѳл, синең кызың...
Ак тун белǝн ак шапканы
Алдың бит миңа үзең.
________________________________________
Татар кызы
Туган якның матурлыгы күчкǝн
Сылу, чибǝр татар кызына.
Кефеклǝрен сирпеп бер караса,
Күзлǝрендǝ
Яз кояшы, гүя, чагыла.

Ак каендай сылу буй-сыннары,
Бѳдрǝлǝре тѳшкǝн иңенǝ.
Чǝчкǝйлǝрен таратып җибǝрсǝ,
Инеш дулкыннары күренǝ.

Бер моңаеп җыр сузса чибǝр кыз,
Сандугачлар хǝтта тын кала.
Кызлар җыры — сагыш, шатлык тулы,
Чын йѳрǝктǝн җырлый кыз бала.

Һǝр адымы — болын гѳллǝредǝй
Җанга чиртеп, хислǝр кузгата.
Мондый кызлар, мондый чибǝр кызлар
Үсǝ бугай тик безнең якта.

Туган ягым гүзǝл кызларга тиң.
Үзе назлы, үзе акыллы.
Cалкынга да, эссегǝ дǝ түзǝ,
Барын җиңǝ хисе, ялкыны.

Татар кызы үсǝ, кадерен белеп
Туган якның, дусның, туганның.
Табигатьнең бер кисǝге булып,
Бер бизǝге булып дѳньяның.

«Сѳбһаналлаһ» — диеп карагыз сез.
Күзлǝр генǝ тия күрмǝсен!
«Татар кызы» исемен горур йѳртсен,
Кайгы-кимсенүне белмǝсен!

Кайларга илтсǝ дǝ аны язмыш,
Тап тѳшермǝс туган ягына.
Җир шарының бѳтен почмагында
Безнең татар кызы табыла.
________________________________________
Татар малае
Исǝнмесез!? Хǝерле кѳн!
Сез мине аңлыйсызмы?
«Ник татарча сөйләшә...» — дип
Гаҗǝпкǝ калмыйсызмы?

Сер түгел, була андыйлар.
Борынын чѳючелǝр.
Үз телендǝ эндǝшкǝндǝ
«Аңламыйм» диючелǝр.
Апам, абыем белән мин
Гел татарча сөйләшәм.
Әтиемә, әниемә
Үз телемдә эндәшәм.
Бөтен милләт баласы да
Үз телен белеп торсын.
Һәр кемнең дә тормышында
Үз туган теле булсын!
Сандугачлар чыркылдамый,
Сандугачлар сайрыйлар.
Каргалар да үз телендә,
Үзенчә каркылдыйлар.
Песиләр «ҺАУ-ҺАУ» лап өрми,
Әтләр мияуламыйлар.
Һәрберсенә, туган теле
Мөһимлеген аңлыйлар.
Мин — Шамил. Татар малае.
Татарча сөйләшәмен.
Туган телне дәвам итеп,
Яклап, данлап яшәрмен!
Әти-әнисенен теле —
Булсын һǝрбер күңелдǝ.
Буыннан буынга күчеп
Яшǝсен ул гомергǝ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев