Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Исәнме, китап!

28нче октябрьдә шагыйрә, балалар язучысы, укытучы Вәсимә Хәйруллинаның туган көне.

Исәнме, китап!

Исәнме, китап!

Төшеп басмадан,

Син әле бер дә

Битең ачмаган.

Исәнме, китап,

Алдым кибеттән.

Мин синең дустың,

Һич тә рәнҗетмәм.

Тышлыгың матур,

Ала күз явын.

Каян тапканнар

Шундый буявын.

Битләрең ачкач,

Хәйран тамаша:

Рәсемнәреңнән

Күзләр камаша.

Кызыклы китап,

Акыллы китап,

Синдә белемнәр

Чиксез, бихисап.

Исәнме, китап!


Мәктәбем

Исәнме, мәктәбем,

Кадерле дускаем!

Бизәнеп, төзәнеп,

Көттеңме көз аен?

Күз кысып, тәрәзәң

Елмаеп нур чәчә.

- Рәхим ит, - дип ишек

Ерактан эндәшә.

Шау-шулы коридор,

Уенлы бүлмәләр.

Сагынган дус-ишләр,

Әллә ел күрмәгән.

Изге җир, мәктәбем,

Чәчәкле, бәйрәмле,

Акыллы, дус-ишле,

Китаплы, белемле.

Беренче кыңгырау,

Беренче яңгырау

Чакыра зур эшкә:

- Рәхим ит дәрескә!


 

Букча зары

Мин идем яхшы букча,

Бик матур идем юкса:

Каптырмалы,

Асылмалы,

Бүленгән катлы-катлы.

Кесә өстендә кесә,

Каешларым берничә...

Шәп идем - син алганчы

Һәм аркаңа салганчы.

Аркаңнан җиргә төштем,

Типкеләп төпне тиштең,

Чана да итеп шудың,

Болгап «дошманнар» кудың.

Юк-бар, чүп-чар тутырдың,

Өсләремә утырдың.

Сүттең, йөрдең өстерәп.

Син... син мине үтердең!


Дәфтәрләр бунты

Бер дәфтәремне ташлап,

Алыйм дисәм яңасын,

Дәфтәр миңа эндәште:

- Нигә мине аласың?

Алма мине, кирәкми,

Син ялкау малай, шапшак.

Ә минем тышым, битем,

Карап бак: ничек ап-ак.

Башлаган дәфтәрләрне

Бозып мыскыл иткәңсең!

Бөгәрләнгән, майланган,

Тәмам мескен иткәнсең.

...Шкафтагы дәфтәрләр

Шаулашып тузындылар.

Мин шаккатып торганда,

Бөтенләй узындылар:

- Забастовка! - диделәр,

- Эш ташлыйбыз, - диделәр.

- Сиңа каршы бүгеннән

Суд башлыйбыз, - диделәр.

Букчамдагы дәфтәрләр

Сикерешеп чыктылар.

Китереп бер суктылар,

Суктылар да ектылар.

- Син, - диләр, -

Юньсез бала,

Яңадан кирәк яңа.

Әйдәгез базга ябыйк,

Бер сабак булсын аңа.

Әй ялынам:

- Япмагыз,

Куркам мин тычканнардан.

Тыңлап та карамыйлар,

Дәфтәрләр «ычкынганнар».

Колагымнан тоттылар,

Мине базга аттылар,

Баш өстендә капкачын

«Шап» иттереп яптылар!

...Киттем кинәт уянып,

-  Ни бар, улым, - дигәнгә.

Саташканмын, «шап» итеп

Егылганмын идәнгә.


Бармаклар

Бу бармагым - Айрат,

Икенчесе - Айдар,

Өченчесе - Айбулат,

Дүртенчесе - Айгиз,

Бишенчесе - Айнур,

Алтынчысы - Айтуган,

Җиденчесе - Айбатыр,

Сигезенчесе - Айваз,

Тугызынчысы - Айназ,

Унынчысы - Айзар.

Саныйм шулай көн саен.

Бармак саен бар аем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вәсимә хәйруллина