Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ишекләр ни сөйли?

Ә сезнең ишекләр ни сөйли?

ИШЕКЛӘР НИ СӨЙЛИ?

Җәйге кичләрдә урамга

Чыгып утырасың да

Ялгызың гына каласың

Җир һәм күк арасында.

Шунда кызык хәл башлана.

 (Аңлатыйм соң ничекләр?)

Кыскасы, сөйләшә башлый

Авылдагы ишекләр...

Әнә Сабирлар ишеге,

Ачкан саен: «Сабир-р», — ди.

Шакир картның ишеге дә:

«Шакир-р», — диеп шыгырдый...

Нишлиләрдер бу Гәрәйләр?

Ишекләре: «Гәр-гәрәй»,

Гүя аларның өендә

Әллә нәрсә тәгәрәй.

Әнә Мәфтух, әнә Хәлим —

Барсының үз тавышы.

Күп тыңласаң, калуың бар

Диванага сабышып.

Рәхимнәрнең ишеге дә:

«Р-р-әх-х...» — дип колак тондыра.

...Күршеләр ишеге генә

Эндәшми, ялындыра.

Аргандыр Алсу, ул бүген

Күп итеп «бишле» алды.

Керим...

Ни бу? Ишегебез:

«Алсу! Алсу!..» — дип калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев