Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Йөртә безне язмышлар

Нәзифә Кәримова шигырьләре.

АВЫЛГА КӘККҮК КИЛГӘН
Ерактан кәккүк тавышы 
Моңлы кебек тоела, 
Ә якында ишетелсә, 
Шомлы кебек тоела.
Авылыбызга кәккүк төшкән, 
Монысы нинди фал икән?! 
Өй түбәсендә кычкыра, 
Ни кайгысы бар икән?
Нигә дип килгән авылга, 
Урманнан куганнармы? 
Әллә авылдан эзлиме 
Югалткан туганнарын?
Оя тапмаганга күрә, 
Кайгысы олы аның. 
Әллә ясап бирергәме 
Кәккүккә үз оясын?
Якын гына кәккүк чакыра, 
Ай-һай, шомлы тавышы. 
Кайгысымы бу кәккүкнең, 
Әллә инде сагышы?


ЯРАН ГӨЛЕМ
Яран гөлен бик яратам, 
Сыйпыйм яфрак, тармагын. 
Сулар сибәм, көн дә көтәм 
Бөреләр ачылганын.
Яран гөлем чәчәк атса, 
Нидер үзгәрер кебек. 
Миңа түгел, бар дөньяга 
Могҗиза килер кебек.
Кояш чыга, тәрәзләрем
Таң нурына күмелә.
Шул нурлардан барлык ямьнәр
Күчә минем гөлемә.
Яран гөлем чәчәк атты! 
Түбәм бәхет күгендә. 
Кызыл таҗларның салюты 
Бүген тәрәз төбемдә. 
Гөлнең чәчәк атулары — 
Табигатьнең бер сере. 
Күңелләргә үтеп кергән 
Фәрештәләрнең җыры.


КӨЗЛӘР КӨЗЕ
Көзләрнең дә көзе килеп җитте, 
Әйтерсең лә язлар булмаган, 
Әйтерсең лә җәйләр онытылган, 
Әйтерсең лә җаным урланган.
Көтеп алган күңел тулылыгын 
Кемдер түккән юлның читенә. 
Әйтерсең лә тулы күңел яры 
Миннән китә, миннән чигенә.
Көзләрнең дә көзе килеп җиткән, 
Аннан ары бары кыш кына. 
Әле көздән чыгып җиткәнем юк, 
Ә күңелем язга ашкына.
Күңелләргә азык бирә торган 
Көзләрнең дә суты бар кебек. 
Бәлки, кайтыр ташлап киткән хыял, 
Бәлки, бирер аны кыш килеп.
Нинди генә мизгеле юк елның, 
Тормышта да шулай түгелме? 
Бер хыялың чәлпәрәмә килсә, 
Икенчесе барлый күңелне.
Көзләрнең дә көзе җитте диеп 
Утыручы минме зарланып?! 
Үтәр көзе, үтәр әле кышы, 
Түзем кирәк, көтсәң язларны.
Үз-үземә менә шундый киңәш: 
Алла ташламаса түзәрбез. 
Сабырлыкны алмыйбыз бурычка, 
Түзеп гомер иткән юләр без.


ХАЛКЫМ МИНЕМ
Кайда халкым яши,
Шунда телем яши —
Мәңге балкый торган сүнмәс ут.
Татар гомер иткән,
Татар тормыш көткән
Читләрнең бит читтә чиге юк.
Яши тәмен белеп,
Эшли җанын биреп,
Халкым минем сабыр холыклы.
Үз исемен һәрчак
Горур йөртә читтә,
Сынатмый ул эштә, булдыклы.
Халкым минем, хәлең 
Авыр түгелме, дип 
Барабыз да илһам алабыз. 
Дөнья читләренә 
Барып җитәбез дә 
Могҗизалар табып кайтабыз.
Кайда яшәмәсен, 
Моңлы көйләр белән 
Бәйли халкым сагыш ярасын. 
Туган теле белән 
Якынайта халкым 
Гасырларны, юллар арасын.


ӘНИЕМ ҖЫРЫ
Сәяр Хәбибуллин көе
Әнкәм, шундый моңлы, моңлы җырлый идең,
Синең моңга берни җитәлми.
Моңлы җырлар җырлап,
Безне моңлы иттең,
Артык моңлы иттең шул, әни!
Кадерләпләр генә, син үстердең безне, 
Бәхет теләп бишек җырыңда, 
Үткәннәрнең авыр, 
Авыр хатирәсе 
Ишетелә кебек моңыңда.
Безнең өчен, әнкәй, синең үткән тормыш
Иксез-чиксез моң да, сагыш та.
Ләкин шушы җырлар
Яшәү көче бирде,
Яшәү көче бирде тормышта.
Сабый чактан бирле оттык җырларыңны,
Безнең белән алар күңелдә.
Хәзер инде җырдан,
Җырдан илһам алам,
Синең җырдан, әнкәй, гомергә.


ЙӨРТӘ БЕЗНЕ ЯЗМЫШЛАР
Сәяр Хәбибуллин көе
Нинди бәхет эзләп
Киттек чит илләргә,
Әллә язмышлардан качтыкмы?
Калганнар ил белән,
Ә без дөнья белән
Бәйләргә тырыштык язмышны.
Сагышларда йөздек,
Илләрне дә гиздек,
Тик туган ил генә күңелдә.
Туган телне саклап,
Ятим булмадык без,
Яшәп калсак та ят-чит илдә.
Изгеләрдән изге
Туган туфрак нигезе,
Заман башка, ачык капкалар.
Фани дөнья үтәр,
Маллары да китәр.
Бер җан булыйк әле, татарлар.


КАЗАНЫМА ӘЙТЕР СҮЗЕМ БАР
Рим Хәсәнов көе
Үз баласы итеп
Мине каршы алган
Җирдә нинди шәһәр бар тагын?
Йөз гасырдан соң да
Мәңге яшь булып кал,
Җырым сиңа, нурлы Казаным!
Кушымта:
Кайда гына яшәсәм дә, 
Юлны сиңа табармын, 
Кыйблам минем — 
Илем минем, 
Мең ел яшәр 
Горур Казаным!
Туган туфрагым син,
Җаным сиңа тарта,
Вакыт табам кайтып килергә.
Туган якка илткән
Сагыну-яратуның
Өйрәндем мин кадерен белергә.
Кушымта.
Син күңелемдә минем,
һич онытмыйм сине,
Нәсел башым синдә булганга.
Мин яратам сине,
Нурлы Казаным дип,
Җырым җырлыйм бөтен дөньяга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев