Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ике яфрак тамды тын гына өрәңгенең сары күзеннән...

Ркаил Зәйдулла.

Көз матур гына бер җәйге иртәдә килеп җитә... Мөхәммәт Мәһди. 

Офыктагы учак ялкыны 
и дөрләде капшап күк йөзен. 
Таң сызылды, йотты яктысы 
өметемнең сүрән йолдызын. 

Янәшәдә урман. Тып-тын ул. 
Кулны салып башың астына, 
нишләп ятам монда, җиде ят... 
Ә күңелем кая ашкына? 

Юл бик озын сыман иде бит! 
Мин сак кына сине уяттым. 
Басу калды артта чайкалып. 
Янәшәдә урман. 
Бик якын. 

Кайнап торды үлән ул көнне. 
Урман авызында күренде 
ялгыз поши – 
карт ул, карт инде, – 
чал кояшка карап йөгенде. 

Җил таныды безне, эндәште. 
Сиздеңме син? Нинди сүз икән? 
Ике яфрак тамды тын гына 
өрәңгенең сары күзеннән.

Ркаил Зәйдулла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев