Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ялкаудан җиләк кача

Вәсимә Хәйруллина шигыре.

Әби җиләккә җыена,
Гадәтен аның беләм.
– Ялкаудан җиләк кача, – дип,
Китеп бара таң белән.

Йокы бик тәмле булса да,
Җиләк тагын да тәмле.
Әбигә мин дә иярәм,
Җәйге таң бигрәк ямьле.

Яфрак-чәчәкләр өстенә
Сибелгән чык-сәйләннәр.
Ә җиләкләр шундый пешкән,
Тәмам балга әйләнгән.

Кояш бераз күтәрелгәч,
Җиләкләр җиргә ятты.
– Күрәсеңме, – ди әбием, –
Көндез җиләкләр качты.

Җыйдык җиләк, җыйдык җиләк,
Чык-сәйләннәре белән.
Болыннар озатып калды
Гөл бәйләмнәре белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев