Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Иң матур юллар — Син йөргән юллар...

Фәнис абый Яруллинның ике матур шигыре - әни һәм туган як турында.

Әни

Иң матур юллар —

Син йөргән юллар.

Иң тәмле сулар —

Син биргән сулар.

 

Иң йомшак куллар —

Син сөйгән куллар.

Иң якты моңнар—

Син белгән моңнар.

 

Иң кайнар эзләр —

Син баскан эзләр.

Иң моңлы күзләр —

Син баккан күзләр,

Иң тугры сүзләр —

Син әйткән сүзләр.

 

Иң сабыр йөрәк —

Синең йөрәгең.

Иң талмас беләк —

Синең беләгең.

 

Иң изге теләк —

Синең теләгең.

Иң бөгелгән бил —

Ул синең билең.

 

Гөл сибелгән тел —

Ул синең телең.

Үч тотмас күңел —

Синең күңелең, Әни!

 

Туган як табигате

Кайтып киләм урман сукмагыннан,

Шундый рәхәт, җиңел атларга.

Белмим, нинди сихри магнит шулай

Тарта икән туган якларга.

 

Битләремнән, чәчләремнән сыпырып,

Дәү юкәләр мине иркәли.

Бөтенесен шулай оныттырып

Баштан сыйпый иде тик әни.

 

Әнкәй кочагыдай рәхәт икән

Туган якның бөтен җире дә.

Балачагым кабатлана кебек

Һәр яфракта, һәрбер бөредә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев