Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Гаиләдә без нәкъ тугыз

Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Гөлчирә Нәҗметдинова шигырьләре.

ӘТИ

Гаиләдә без нәкъ тугыз,
Әти – йортның хуҗасы.
Ул ни әйтсә, шуны үтибез,
Ничек аннан узасың?

Әтиебез тырышып эшли,
Ул мактаулы игенче.
Беренчедән, комбайнчы,
Тракторист икенче.

Ни тотса да, бар һөнәр дә
Аның кулыннан килә.
Тимерләрне бөгеп хәтта
Чәчәкләр ясый белә.

Вакыт табып, безнең белән
Кышын ул чаңгы шуа
Җәй көне су коенабыз,
Авырмыйбыз без шуңа.

Бар һөнәргә өйрәнергә
Тырышам мин әтидән.
Мин дә аның кебек оста
Булырмын дим бик тиздән.


ӘНИ

Минем әни бик тә матур,
Уңган, булган, бик тырыш.
Һич тик тормый, көне буе
Нидер эшли кым кырыс.

Әни пешергән бәлешләр
Ис китәрлек, бик тәмле.
Ул өйдә булган чагында
Бик күңелле, өй ямьле.

Сеңлем белән апама
Матур күлмәкләр тегә.
Кофта, шарфлар бәйли,
Бар эшне эшли белә.

Без дә тик кенә тормыйбыз,
Булышабыз әнигә.
Әни кебек бар эшне дә
Белмәсәк тә әлегә.

БАБАЙ

Бабай да бар әле бездә
Ул әтинең әтисе.
Гармун уйнап бер җырласа,
Нәкъ тә халык әртисте.

Бабай безне бик ярата,
Шоколадлардан өзми.
Минем нәни оныкларым,
Сайрар кошларым сез, ди.

Умарталыгында җәен
Кортлардан бал суырта.
Балыкка да йөри әле
Кыш көнендә суыкта.

Безнең бабай егетләр күк,
Унсигездә, ди, йөрәк.
Безгә аннан үрнәк алып,
Яшьнәп яшәргә кирәк !

ӘБИ

Безнең әби тәмле итеп,
Пешерә коймак, белен.
Карлыганнан кайнатмалар
Ясаган әле бүген.

Сарык йонын язып, аннан
Кабада җепләр эрли.
Безгә бәйли җылы носки,
Бер дә тик тора белми.

Тәрәз төбендә тамчыгөл,
Кына, яран, миләүшә.
Су сипкәндә безнең әби
Гөлләр белән сөйлзшз.

Күзлеген борынына элеп,
Укый Коръән китабын.
Биш вакытын намаз укый,
Ураза тота тагын.

Тилгән алып китмәсен, дип,
Каз бәбкәләре саклый.
Ни дә булса эшләп тора,
Бер дә тик кенә ятмый.

АБЫЙ

Ветврач булып эшли,
Хайваннарны дәвалый.
Кем икәнен белдегезме,
Ул бит минем дәү абый.

Фермадагы бар хайваннар
Алалар аны танып.
Кай җирләре авырганын
Тиз генә ала табып.

Кайсының аягын бәйли,
Дару салып эчерә.
Һәр авырган хайванны ул
Берәм-берәм тикшерә.

Күршеләрнең этләренә
Кадап ала укол да.
Айболит ул, ди, әтием,
Миңа хәтта уң кул да.

Әтигә дә булыша ул,
Кар көри, печән чаба.
Гармун уйнап, җырлап ала,
Каян вакытын таба.

АПАЙ

Минем апай кондитер,
Ул тортларның остасы.
Һич ашап туймаслык була,
Шундый тәмле, кыскасы.

Кош телләре, урама,
Чәкчәкләр һәм пирожный.
Десертының өсләрендә
Шоколадлы морожный.

Кунакларга, туйларга
Апам әзерли табын.
Бик тә ошый һәркемгә дә,
Килерсең, диләр, тагын.

Ул пешергән бар нәрсәне
Яратып ашыйм мин дә.
Апам бик оста пешергәч,
Бездә бәйрәм күк көн дә.

ЭНЕМ

Беренче сыйныфта укыган
Бар минем тагын энем.
Өйгә кайткач, укып, язып
Үткәрә ул бар көнен.

Рәсем ясарга ярата,
Бик күп шигырьләр ятлый.
Ничек шулкадәр онытмый,
Барысын да истә саклый.

Сабантуйда ул колгадан
Әтәчне менеп алды.
Бар кешенең исе китте,
Халык шаккатып калды.

Кошларга җимнәр сибә ул,
Хайваннарны ярата.
Булдырасың, афәрин, дим,
Мин энемә карата.

СЕҢЛЕМ

Сеңлем әле бик нәни,
Кечкенә генә бәби.
Йөри ул тик мүкәләп,
Игътибар итмәсәң әгәр,
Китеп бара үпкәләп.

Бар нәрсәне туздыра,
Тиктормагач ачулансаң,
Мөлдер-мөлдер күз яшьләрен
Тәгәрәтеп битләреннән
Барыбызны кыздыра.

Тартып төшерә гөлләрне,
Һәм идәнгә мендәрне.
Тотынып тора басып,
Бар нәрсәне пыр туздыргач,
Утырып тора качып.

Шундый шук ул һәм шаян,
Бер минутта барысына
Өлгереп була каян?

МИН ҮЗЕМ

Мин үзем уртанчы бала,
Мактанчыкларны сөймим.
Хәзер сезгә бераз гына
Үзем турында сөйлим.

Мәктәптә укыйм мин бишкә,
Бик тә булганмын эшкә.
Уйный беләм тальянда,
Гитарада, баянда.

Хайваннарга печән кертәм,
Су эчертәм сыерга.
Тагын ниләр эшләгәнне
Язсам, монда сыярмы?

Ниләр эшләгәнне сөйләү
Мактануга керми бит.
Әле күпләр минем кебек
Бу эшләрне белми бит.

Менә шундый зур гаилә,
Яшибез бик тә тату.
Беркемдә юк андый сыйфат -
Эшләмичә тик яту.

Гөлчирә Нәҗметдинова, Арча районы, Наласа авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев