Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Эш турында шигырьләр

Танылган шагыйрьләребезнең балалар өчен шигырьләре.

Ипекәй

Бала:       

Яхшы беләм игеннең

Кара җирдә үскәнен,

Урган чакта әтинең

Манма тиргә төшкәнен.

Нигә алтын төсле соң

Ындырдагы көшелләр?

 

Ипекәй:

Үстергәнгә кадерләп

Алтын куллы кешеләр.

 

Бала:       

Оны ап-ак! Бу аклык

Каян килгән соң аңа?

 

Ипекәй:

Ак булган ул, игенче

Күңеле ак булганга.

 

Бала:       

Ашаганда телемне

Йота яздым әле мин.

 

Ипекәй:

Беләсеңме, әниең

Пешергәнгә тәмле мин.

 

Бала:       

Валчыгын да калдырмыйм

Ашаганда табында.

 

Ипекәй:

Әгәр эшләп ашасаң,

Тәмлерәк мин тагын да.

 

Бала:       

Кайдан алып, безгә син

Шулкадәр көч бирәсең?

 

Ипекәй:

Миңа күпме кешенең

Көче кергән, беләмсең?

Хәкимҗан Халиков


 

Эш табыла кемгә дә

 

Бөтен кеше эштә бүген,

Бөтен кеше өмәдә.

Өмә булгач, өмә инде,

Эш табыла кемгә дә.

Гөр-гөр килеп күгәрченнәр,

Биеп йөри тирәдә.

Алсу белән Гүзәлия

Аларга җим сибәләр.

Әтиләр түтәл күтәрә,

Гөл утырта әниләр.

Арбадагы бәбиләрне

Тирбәтәләр әбиләр.

Бабайлар өйрәтеп тора:

Чокыр казый малайлар

Агач утырта урамга

Олы-олы агайлар.

Бөтен кеше эштә бүген,

Бөтен кеше өмәдә.

Өмә булгач өмә инде,

Эш табыла кемгә дә.

Өмәне көтеп алалар

Көткән кебек бәйрәмне.

Нинди көн соң өмә көне?

Эш көнеме? Бәйрәмме?

Энҗе Мөэминова


Безнең китапханәдә

 

Безнең китапханәбез

Җылы, кояшлы, иркен.

Дөрестән дә, эш беткәч,

Шунда киләбез һәр көн

Гөлләр белән бизәлгән

Якты уку залы бар.

Ул рәсемле журналлар,

Ни телисең, бары бар.

Телисеңме, ал, укы

Космонавтлар турында,

Телисеңме, дөнья гиз,

Утырып бер урында.

Монда һәркем бик тыйнак,

Беркем утырмый уйнап,

Утыралар шым гына,

Барын белеп, тын гына.

Йөреп тора зур сәгать,

Тик тормаучы шул гына:

— Келди-келди-келди,—ди,—

Кем күбрәк белде?— ди.

Зәкия Туфайлова


Әйлән-бәйлән

Сез дә безгә кушылыгыз —

Без шатлык таратабыз,

Тирә-якны яңгыратып

Җырларга яратабыз.

 

Әйлән-бәйлән, әйлән-бәйлән,

Безнең белән, безнең белән әйлән!

Җыр ул — канат,

Җыр ул — бәйрәм!

Без биибез тыпыр-тыпыр,

Без биибез тып та тып.

Бер башласак, бик тиз генә

Булмый безне туктатып.

Йәгез, сез дә кушылыгыз,

Утырмагыз, торыгыз!

Җырлый-җырлый биик әле,

Сез кул чабып торыгыз.

Роберт Миңнуллин


Бүген

Алсу җил таң нурларын

Сибеп китте тәрәзгә.

Урынымнан торалмый

Яттым әле беразга.

Нәрсәдер чаж-чож итә,

Әй исләре, исләре!

Искә төшерә өйдә

Бәлеш; пешкән кичләрне.

Тордым, кердем кухняга.

Камыр шулай, чыжылдап,

Табага төшә икән,

Кетер-кетер кетердәп,

Коймаклар пешә икән.

Миңа карап елмая

Матур йөзле әбием.

Сөлгегә кулын сөртә

Ак яулыклы әнием:

— Юын, чистарт тешеңне,

Матур итеп киен!— ди,—

Бүген татар бәйрәме —

Гает көне бүген!— ди.

Йөгердем юынгычка.

Мин бәләкәй татарга

Ярамый мондый көнне

Озак йоклап ятарга.

Рәшит Бәшәр


 

Пешкән, әллә пешмәгән

Мин йомыркалар пешерәм

Кухняда әни белән,

Аларның пешеп җиткәнен

Тикшереп карый беләм.

Моның өчен әйләндерәм

Алып йомыркаларны.

Кайсылары шәп әйләнә—

Пешкән була алары.

Мәрзия Фәйзуллина


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев