Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Чанасы да чанасы!

Нинди сүзләр ул «тылсымлы сүзләр», Дилия ничек перчатка киярга өйрәнгән - бу турыда шагыйрә Рәзинә Мөхиярнең балалар өчен яңа шигырьләреннән укып белә аласыз.

Чанасы да чанасы

Айлин, Зәрия һәм Сәид

Килгән тау шуарга дип.

Кышын алар яраталар

Таулардан шуарга бик.

 

Башта Сәид иң беренче

Таудан аска юл салган.

Чанасы да чанасы, әй!

Ул аны каян алган?

 

Аннан соң Зәрия төшә,

Тырыша егылмаска.

Егылмаска, нык торырга,

Егылса, еламаска!

 

Айлин иң азакка калган,

Артсыз чанасын алган.

Егылудан куркып, Айлин

Чанага курчак салган.

 

Курчак һич куркып тормады,

Таудан төшә шатланып.

Төшеп җиткәч, кинәт кенә

Чана куйды капланып.

 

Айлин курчагын кызганып

Йөгерде аңа табан.

Ашыгудан абынды ул,

Егылу ай-яй яман.

 

Шул вакытта Сәид бик тиз

Ярдәмгә чапты ярсып.

Дуслык, татулык булганда,

Егылу да бик тансык.

18.01.2021.


Тылсымлы сүз

I

Динария һәм Дилия

Тылсымлы сүз өйрәнә.

“Бисмилләһи” – дип әйтсәләр,

Бар эшләре көйләнә.

 

Картәтисе, Картәнисе

Тылсымлы сүз ярата.

Кызлар әйтсә, тылсымлы сүз

Бүләкләрен тарата.

 

Бакчадагы дусларына

Әйтсәләр тылсымлы сүз,

Балкый дуслары кояштай,

Яктыра ничәмә йөз.

II

Иң тылсымлы, иң-иң серле

Сүзләрне белү кирәк.

Әйтеп торыйк кайберләрен,

Өйрән, син дә, тиз, тизрәк!

 

“Хәерле көн, хәерле кич,

Хәерле иртә!” – дибез.

Аерылганда: ”Сау бул, яки

Исән-сау бул!” - дибез без.

 

“Исәнмесез, хуш киләсез!

Зинһар, өйгә керегез!

Тылсымлы сүз бездән отып,

Файдасын да күрегез!”

 

“Рәхмәт!” – дисез, рәхмәт тә бит

Бик тылсымлы яхшы сүз.

Менә шулай бер-беребездән

Өйрәник без якты сүз!”

 

Перчаткалар

Дилиягә аллы-гөлле

Перчаткалар алганнар.

Урамга чыккач кияргә

Кесәсенә салганнар.

 

Кияргә тырыша кызый,

Бармаклары тыңламый.

Перчатканың бармаклары

Кул бармагын санламый.

 

Алга-артка, уңга-суңга

Әвеш-тәвеш киләләр.

Төрле якка таралышып,

Куышып та китәләр.

 

Алай итте, болай итте,

Кызый аптырап бетте.

Бармакларын исемләп

Атарга башы җитте.

 

“Баш бармагым, өеңә кер!

Син – баш бармак, артыңнан

Башкалар да кереп китәр,

Артыңнан куып җитәр!”

 

Чынлап та бит баш бармагы

Үз өен барып тапты.

Имән бармак баш бармакның

Кырына килеп ятты.

 

Урта бармак - озын бармак

Як-ягына каранды.

Исемсез бармак белән

Өйләренә юл алды.

 

Чәнти бармак ялындырды,

Керәсе килми өйгә.

Бер үзенә кыен булгач,

Чәнти дә килде көйгә.

 

Дилиянең бармаклары

Җылынды, рәхәт өйдә.

Бармаклары тыңлаганга,

Күңелле үзенә дә.

26.12.2020.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев