Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бәйрәм алдыннан

Йәгез, әниләр, әйтеп карагыз, бәйрәм алдыннан барыбызның да шулай бит, әйеме?

Әни бүген тик тормады,

Эшләп куйды бар эшне.

Әйтерсең лә аңа бүген

Барсын эшләү тиешле.

Керләр юды, тузан сөртте,

Керде келәмне кагып.

Ашамлыклар төяп кайтты,

Ике сумкага салып,

Күрше кибеткә барып.

Токмач басты, аны кисте,

Ит турады бәлешкә...

Тик кенә карап утырдык,

Аптырамый бу эшкә.

Иртәгә бәйрәм көне ич,

Эш калмасын әнигә...

Шуңа сорау да бирмәдек

«Эшлисең, - дип, - син нигә?»

Ул эшләрне барыбер дә

Эшлисе ич әнигә...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев