Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Былтыр оныгы Шылтыр

Тукай әкиятендәге Былтырның оныгы Шылтыр икәнен белә идегезме?

Тукайдан ераклашкан саен, без Тукайга якынаябыз.

Ерагайган чакта да, якынайган вакытта да безнең белән һәрчак аның үлемсез әсәрләре, шул әсәрләрдәге һәммәбезгә таныш булган геройлар - Гали, Ламига, Сабит, Фатыйма, Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык...

Ул геройлар безнең арабызда яши: безнең сыман уйлыйлар, безнең кебек көләләр, безнең шикел­ле моңланалар, шатланалар...

Бу мизгелдә без Тукайдан ерагаймыйбыз да, Тукайга якынаймыйбыз да - бары тик Вакытның кыл уртасына басып, олуг Табигать һәм аның нарасыйлары белән сүзсез генә сөйләшәбез...

Ләбиб Леронның «Әкиятче малай» китабына кереш сүзе.

Былтыр оныгы Шылтыр

Син бәләкәй чакларда

Атланып ак атларга,

Йөргән идем Кырлайда -

Тукай үскән якларда.

Шунда йөргән чакта мин

Күргән идем Былтырны,

Аның улы Кылтырны

Һәм оныгы Шылтырны!

Тукай язган ул Былтыр

Бик мәзәк бабай икән:

Чутсыз әкият белгән

Бик гаҗәп бабай икән!

Былтыр улы Кылтыр да

Бик оста агай икән:

Зур йорт салган нараттан

Түбәсе калай икән!

Былтыр оныгы

Шылтыр Әкәмәт бала икән:

Кошлар отып алырлык

Көйләр чыгара икән!

Әле шуның өстенә

Тапкан яңа шөгыль дә:

Тукай абый шикелле

Яза икән шигырь дә!

Һич оялып тормады,

«Туган тел»не җырлады,

«Әллүки»не көйләде,

Үз шигырен сөйләде!

Шундый әйбәт сөйләде -

Шаклар катып тыңладым:

Ишеткәндәй булдым мин

Тукай абый моңнарын!

Шылтыр язган шигырьне

Отып алдым әле мин.

Шуны сиңа хәзер үк

Сөйләп бирим әле, дим:

«Тукай абый телендә

Укыйм, язам, сөйлимен: -

Мин бит - татар баласы!

Яшә, туган тел! - димен».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев