Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Шигърият

«Бутаган» (Роберт Миңнуллин шигыре)

Роберт Миңнуллинны искә алып, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылыннан Вәлиева Зәринә шагыйребезнең "Бутаган" шигырен өйрәнгән.

27нче мартта Роберт абый Миңнуллинның вафатына 2 ел булды... Әле дә сагынабыз Роберт абыйны...

Роберт Миңнуллин шигырьләре

Бутаган

Алмаз йөри урамда,

Эшләп йөри ул анда.

Чана шуу – бар эше,

Ап-ак булган бар төше.

Акбай аны күрүгә,

Әй тотынды өрергә.

Аңламый Алмаз берни,

Өрерлек сәбәп күрми.

Ә мин аның Алмазга

Нигә өргәнен беләм:

Бутаган ул Алмазны

Аю баласы белән.

Башында - йонлач бүрек,

Өстендә дә – йонлач тун.

Кем гаепле, ул үзе

Аю кебек булгачтын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев