Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бәрәңге чәчәге

Таһир Шәмсуаров шигырьләре.

Бәрәңге чәчәге

Бәрәңгеләр чәчәк аткан вакыт,
Һәр төп саен чәчәк бәйләме.
Хәтер никтер тора салып кайта
Бәрәңгесез чорга әйләнеп.

Язгы ташу киткәч авылдашлар
Хәлсез генә таңнар атуга,
Черек бәрәңгеләр эзләп иртә белән,
Иле белән чыккан басуга!

Өстәлләрдә тансык ризык булган
Шул заманның сые тәлҗемә.
Ачлы-туклы халык чоры шундый,
Үткәннәргә бүген рәнҗемә!

Ак чәчәкләр сала кешесендә
Киләчәккә өмет тудырган.
Хөрмәт итми кара, шул бәрәңге
Яшәү биргән сиңа, туйдырган!

Татар әле синсез тора алмый,
Парлар бөрки кайнар бәлеше.
Агач кашык кулда уйнап тора,
Утырасың шатлык өләшеп!

Билен бөгеп игә сине халкым,
Барып чыкма менә кай якка.
Бәрәңгесез китми балаларың
Каласыннан кайтса кунакка.

Синдер бит ул менә шул табында
Исең китәр исләр тараткан.
Юкка мени, и ярмалы ризык,
Бөек Тукай сине яраткан!

Бакча уртасында басып торам,
Миндә бүген күңел бәйрәме.
Бәрәңгеләр чәчәк аткан мизгел
Һәр төп саен чәчәк бәйләме!..

7.07.2019


Кара җирнең кара малае

Кара җирнең кара малае мин,
Кара диеп миңа карама.
Төп нигездә язган шигырьләрем
Аклык булып илгә тарала.

Ямьле язда елап туганмын мин,
Чишмә биргән көмеш тавышны.
Бөркет оялаган кыяларда
Җилләр куа көзге сагышны.

Ана һәм җир янәшәдән атлый,
Туфрагы да бездә тик үзле.
Кирәк икән хаклык, халкым өчен
Барына да әзер, үзсүзле!

Табигатькә табынып үскәнгәме
Фасыллардан күреп үзгәрәм.
Энҗе-мәрҗән сүзләр табам кышын,
Язның гөлен сезгә җибәрәм!

Җырлар өчен туган бу җиһанга,
Илһам иңә миңа күкләрдән.
Май аеның аяз хыяллары
Күчкән минем зәңгәр күзләргә...

Хезмәт сөйгән кавем яши монда,
Тамырлары тирән шуны бел.
Буразнада үскән малайларның
Кече Ватаны ул нәни ил!

Мин кояшны таңда уятамын,
Елмайтырга сезне маһир мин.
Зөһрә кызга йолдыз бүләк иткән
Дастандагы моңлы Таһир мин!

Кара мунчаларда пакъланганга
Кара малай итеп карама.
Керсез җанда туган шигырьләрем
Илдәшләргә бүген тарала...

4.07.2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев