Бозмаска кирәк!
Шигърият

Бозмаска кирәк!

Люция Әблиева шигыре.

Азаккы чирек җиңелә,

Бик рәхәт чаклар җитә.

Җәйге яллар-каникуллар

Түземсезләнеп көтә.

 

Укудан бераз ял итеп,

Саф һавада уйнарбыз.

Җитезлектә, кыюлыкта

Рекордлар да куярбыз.

 

«Хәрәкәт итү файдалы,

Истән сез чыгармагыз.

Аң-акыл камилләшә», – ди

Укытучы апабыз.

 

ЮХИДИ инспекторлары

Кисәткәннәр дә истә:

«Юл йөрү кагыйдәләрен

Бозмаска кирәк һич тә!»

 

Люция Әблиева. 

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев