Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бәләкәй көймә

Көймә үскәч пароход буламы? (Бала соравы)

БӘЛӘКӘЙ КӨЙМӘ

Көймә үскәч пароход буламы?

Бала соравы

Чишмә агып —

Елга булган.

Елга туктап —

Күл булган.

Көймә китә

Күл буйлап.

Без калабыз кул болгап:

— Сау бул, сау бул, әй, көймә!

Сау бул, бәләкәй көймә!

Йөзә-йөзә үс кенә,

Үсә-үсә йөз генә...

Үсеп зур пароход бул да

Утыртырсың безне дә.

 

ЯШЕН

Яшен, яшен — яшь мәче,

Елгыр мәче, ут мәче!

Күктә тугач, шунда тор,

Безнең якка үтмә син.

...Нәрсәнедер җимерде,

Дөбер-шатыр китерде.

Күктә туган ут-мәче

Җиргә таба сикерде.

Безнең гаярь мәчеләр

Койрыкларын кыстылар.

Батыр-батыр малайлар

Тычкан булып постылар.

... Ярый әле ут-мәче

Безнең янга җитмәде:

Аны тотып хуҗасы

Оясына бикләде.

 

КЫЗЫК РӘСЕМ

Булган икән бер малай,

Ул еш кына елаган...

Алай ук еш еларга

Сәбәбе дә булмаган,

Ул барыбер елаган.

Аптырагач апасы,

Ул елакның апасы,

Ул малайның апасы —

Кызык рәсем ясаган.

Шул рәсемне Малайга

Күрсәтә генә икән!

Малай туктап елаудан,

Кул чабып көлә икән!

Бот чабып көлә икән!

Баш кашып көлә икән!

Эч кашып көлә икән!

Шундый рәсем миңа кирәк,

Кем ясый белә икән?!

 

АЛЫПЛАР

Үскән ике бертуган —

Әкияттәге шикелле!

Укыганнар мәктәптә,

Алмаганнар икеле...

Ай үсәсен көн үсеп,

Алар егет булганнар.

Көч сынарга кергәннәр

Якындагы урманга...

Алдырырмы — энесе,

Җиңәр микән абыйсы?

Алып батыр һәркайсы,

Дөрес инде анысы!

II

Берсе шунда —

Бер тибеп,

Бер наратны аударган.

Икенчесе — бер тибеп,

Бер каенны сындырган.

Бер сугуда имән дә

Аударып караганнар.

Ә берьюлы икене? —

Булдыра алмаганнар!

Булдыра алмаганнар!

Сөенгәннәр шулай да.

Йөгергәннәр авылга.

Йөзләренә — горурлык,

Зурлык нуры кабынган!

Очып кайтып җиткәннәр,

Әтиләрен күргәннәр.

Урмандагы хәлне дә

Тиз үк сөйләп биргәннәр:

—  Әйе, әти, валлаһи,

Шулай иттек! — дигәннәр.

—  Алып булды улларың!

Үсеп җиттек! — дигәннәр.

Ш

Шуннан хәле аларның —

Болай булып чыккан, ди:

Әтиләре бер сугып —

Икесен дә еккан, ди.

Үсеп җиткән улларын

Кызык кына иткән ул.

...Агачларны кызганып,

Кызып кына киткән ул.

Үзе нык та сукмаган,

Таман гына иткән шул!

Әтисе дә аларның —

Алып булган икән шул!

 

СИМЕРДЕ

Минем дустым

Симерде

Бик симерә башлады.

Әллә артык ашады,

Әллә ялгыш ашады?

Ашык-пошык ашады,

Шапыр-шупыр ашады.

Гел ашады-ашады,

Мыштыр-мыштыр ашады.

Кыштыр-кыштыр кимерде,

Шытыр-шытыр кимерде.

Кетер-кетер кимерде,

Кавын кебек симерде.

Инде тели тавыклар

Аны чукып карарга...

Кызыгалар көчекләр —

Аның эчен яларга...

Аны көтеп ач бүре —

Йөри икән урманда.

Бара күрмә, Симерде!

Бара күрмә син анда!

 

ХАТАЛЫ ШИГЫРЬ

(Мәсьәлә)

Яуды, яуды,

яугыр яуды —

Атна буе коеп торды.

Бу яугырлы көннәр мине

Бик туйдырды, боектырды.

Яумагырлы көннәр килсә,

Мин балыкка йөрер идем.

...Бу шигырьдә ничә хата?

Үзем әйтеп бирер идем —

Белмим шул.

Ә

кем

белә?

 

ИҢ ЗУР КЕШЕ

Күпне белгән кеше —

Ул зур кеше була...

Күптән-күптән белгән —

Бик зур кеше була.

Бик зур кешегә дә

Тиң зур кеше була.

Әти-әнидән дә

Зуррак кеше

булмый: Шуны белгән кеше —

Иң зур кеше була!

 

САМОЛЕТ

Кызу барган уңайга,

Очып китте трамвай,

Оча-оча трамвай...

Әй,

трамвай дип инде

Ялгыш кына әйтелде!

Оча-оча самолет,

оча безнең самолет!

Оча-оча биектә —

Кинәт туктадык күктә.

Күктә түгел икәнбез,

Җиргә төшеп җиткәнбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев