Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бәхет (Рәшит Бәшәр шигырьләре)

"Бәхет!" диеп һавага язу язып элдек без...

Бәхет

Җир шарында бергәләп

Мәтәлчек аттык әле.

Ай янына мендек тә

Йолдызлар тоттык әле.

Тагын җиргә төштек без

Тик түзеп торалмадык,

Җирдә утыралмадык,

Болытка баса-баса

Бик биеккә мендек без.

"Бәхет!" диеп һавага

Язу язып элдек без.

Ул сүзне дөньядагы

Кешеләр күрде инде.

Бер генә көн булса да,

"Бәхет!" сүзе астында

Сөенеп йөрде инде.


Күке

Бер күке яши бездә,

Иптәш ул өебездә.

Безнең күке бик тапкыр,

Таң атуга уятыр.

—  Кояш чыкты, тор, Рамил! —

Кычкыра җиде тапкыр.

Иренеп ятам әле.

—  Чәй кайный бит, тор, Рамил! —

Бар, битеңне юа тор,

Кухнядагы күкебез

Кычкыра сигез тапкыр.

Ун кычкыра, унберне,

Кычкыра уникене.

Инде пешкән төшке аш,

Тәмле шулпа минеке.

Йөгерәм, уйныйм, арам,

Тиздән әтием кайтыр.

Әти кайтканда күке

Кычкыра алты тапкыр.

Ашадык кичке ашны —

Итле, сөтле бәрәңге.

Сайрамыйлар кошлар да,

Очмый энә карагы —

Инде урам караңгы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев