Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Безнең догалар Җир шарын тора саклап...

Йолдыз апа Шәрәпова шигырьләре.

РАМАЗАН АЕНДА   

Кояш баер вакыт җитсә,            Шуңа кояш баеганны

Йөгерәбез тыз да быз.                Без бергәләп көтәбез.

Тизрәк авыз ачсын диеп,            Әбием ничектер, ә без

Әбигә эзлибез тоз.                       Көтеп арып бетәбез.

Әби Рамазан аенда                     Тозны алып бирү белән,

Көн буе ризык капмый.             Әби аркадан сөя.

Ничек ачтан үлмидер ул?          — Рәхмәтләр яусын, савабы

Шуңарга җавап тапмыйм.          Сезгә дә булсын, — дия.

Чәйне бик тә яратса да,              Әбием авыз ачканда,

Түзә, эчмичә тора,                      Җан рәхәте тоябыз.

Ашамый-эчми, гел укый            Әби белән бергәләшеп,

Авыз эченнән дога.                     Без дә савап җыябыз.

***

ГАЙШӘ БЕЛӘН ДӘҮ ӘНИ

Гайшә әле бик нәни:

Ярата аны әти,

Ярата аны әни,

Һәммәсеннән ныграк

Бик ярата дәү әни.

Гайшә ята бишектә —

Моңлы бер көй ишетә.

Гашыйк матур җырларга,

Ярата дәү әнинең

Бишек җырын тыңларга.

Тиздән ул тәпи китәр,

Бик озын юллар үтәр.

Тәмле коймак пешереп,

Дәү әни өйдә көтәр.

Әйе, шундый чак җитәр.

Нәни Гайшә дәү әнидән,

Нишләптер, күзен алмый.

Әйтерсең, сүзен аңлый.

Елмаеп кулын чәбәкли,

Аяклар «бии», армый.

Дәү әни белән Гайшә

һәрвакытта янәшә:

Серләре бик килешә.

Аңлашырга була икән

Сөйләшмәгән килеш тә.

Аларның бу дуслыгыннан

Яктырып китә өйләр.

Юкка гына «әби-бәби —

Аваздаш сүз» димиләр —

Бигрәк дөрес сөйлиләр.

 

БЕЗНЕҢ ГАИЛӘ

Безнең гаилә — бер йодрык.

Бармаклар без — үзебез.

Хәзер әйбәтләп аңлатам,

Бераз гына түзегез.

Баш бармак — безнең әти.

Беләсездер дә, бәлки.

Ул — Сабантуй батыры,

Үзе көчле, акыллы.

Әнием — имән бармак.

Бар әниләр арасында

Иң сөйкемле, матуры,

Әгәр карасаң барлап.

Урта бармак — әбием,

Яраткан дәү әнием.

Пешерә бәлеш, белен,

Чактан йотмыйсың телең.

Атсыз бармак дисәләр дә,

Ансы үзем ич менә.

Казан кызы, гимназист,

Туган телемдә укыймын,

Билгеләрем «5» кенә.

Бар балалар шикелле үк

Җыр-биюне яратам:

Музыкага да өйрәнәм,

Скрипка кылын тартам.

Чәнти бармак — сеңелем.

Барыбыз да яратабыз

Өебезнең бу гөлен.

Шундый шук, шундый шаян.

Алгандыр, белмим, кайдан?

Безнең гаилә — бер йодрык.

Яши һәрчак гөрләшеп.

Сизеп торам, кайберәүләр

Куйгандыр гел көнләшеп.

 

Тылсымлы түбәтәй

Әбиемә нәрсә бүләк

Итим туган көненә?

Бүләк итеп шигырь сөйлим

Аңа туган телемдә.

Әбиемә минем бүләк

Бик тә ошаган икән.

Ул үзе дә бүләк бирде —

Бәрхет түбәтәй чиккән.

Серле булды бу түбәтәй,

Тылсымлы булды әллә?

Тәртиплегә әйләнәм мин,

Башыма кигән мәлдә.

Әниемне дә тыңлыймын,

Шаярмыйм да йөгермим,

Энемне дә елатмыймын,

Елап кеше көлдермим.

Түбәтәйле башым белән

Сугышып йөриммени?

Түбәтәйле башым белән

Буялып кериммени?

Ләкин менә кайчакта

Кияргә гел онытам.

Кәҗәләнәм, сугышам,

Ватам, бозам, ыргытам.

Тик даруын да беләм,

Дәвасы үзем белән.

Каплап куям башымны

Бүләк түбәтәй белән.

Аннары инде минем

Түбәтәйле башыма

Усаллык та, кирелек тә

Керми чаба, ашыга.

Мин яңадан әйләнәмен

Тәртиплегә, әйбәткә.

Әби биргән түбәтәйнең

 Тылсымы бу, әлбәттә.

Инде беләм бабайның да

Ник тәртипле икәнен.

Бабаем бит беркайчан да

Салмый шул түбәтәен.

***

ӘБИЕМ ДОГАСЫ

Ап-ак яулыклы әбием

Утыра намазлыкта.

Аның болай утыруы,

Беләм, китә озакка.

Башта ул догалар укый,

Шөкер итеп Аллага.

Аннары бөтен дөньяга

Шәфкать сорап ялвара.

Улларына озын гомер,

Без — оныкларга — әдәп.

Таңнан торып дога кылу -

Бигрәкләр матур гадәт.

Күршеләргә, якыннарга,

Туганнар, дус-ишләргә,

Белгән һәм белмәгәннәргә

Саулык бар кешеләргә.

Дөньялар имин булсын, ди,

Чыга күрмәсен сугыш.

Шифалы яңгырлар яусын,

Кырлар бирсен мул уңыш.

Ә мин сөенеп күзәтәм,

Китсә дә бик озакка.

Әби намаз укыганда,

Явыз көчләр тозакта.

Әбиемә кушылам да

Кабатлап барам кат-кат.

Ышанам, безнең догалар

Җир шарын тора саклап.

***

 

МӘЧЕТ НУРЫ

Бүген менә җомга көн,

Бабай мәчеткә бара.

Түбәтәемне кидем дә

Мин дә иярдем аңа.

Мәчет урам башында —

Быел салынган, яңа.

Манарасы очында

Көндезен дә ай яна.

Яшел капканы ачып,

«Бисмилла» әйтеп кердек.

Йомшак келәмнәренә

Сак кына басып йөрдек.

Бабайлар мине күреп,

Елмаешып куйдылар.

Миндә малай чакларын

Күргән кебек булдылар.

Аннан намаз укыдык,

Саф-саф булып тезелеп.

Мин дә укыдым әле,

Бетермәсәм дә белеп.

Күңелгә бер нур тулды

Әллә мәчет аеннан.

—  Бу нилектән шулай? — диеп

Сорадым бабаемнан.

—  Догаларның серләре,

Улым, тирәндә аның.

Шушы серне таба алсаң,

Яктырып китә җаның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев