Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Без кыштан курыкмыйбыз!

Салкын да булып тора, Чәчәк кар явып тора. Без кыштан курыкмыйбыз, Битебез янып тора.

БЕЗ КЫШТАН КУРЫКМЫЙБЫЗ
Салкын да булып тора,
Чәчәк кар явып тора.
Без кыштан курыкмыйбыз,
Битебез янып тора.
Шуарга бар чаңгыбыз,
Кирәк икән – чанабыз.
Тимераяк тагабыз,
Кәшәкә-шар сугабыз.
Кыш бабай кайчак сыный,
Чеметкәләп тә карый.
Җиле битләрне ялый,
Бармакларны да саный.
Ә без җилдән дә җитез,
Чабабыз җәһәд, тиз-тиз.
Кыш бабай – кызыл куык
Тоталмый безне куып.


Өйрәттеләр
Әби белән бабай мине 
Өйрәтәләр татарча.
Бер авыз сүз эндәшмиләр,
Сорамасаң аларча.
Әти-әни ялга китте,
Яшим шуңа авылда.
Сорау-җавап ала әби
Һәркөн табын янында
- Ложка - калак, ножик - пычак,
Җавап биргәч, аш бүлә.
- Ашыйсың килсә, өйрән, - дип,
Бабаем миннән көлә.
- Ана телен белү тиеш,
Син бит татар егете.
Безнең онык, безнең дәвам,
Безнең нәсел өмете!
Инде шәп сөйләшәм хәзер,
Хәтта өйрәндем шигырь:
«И, туган тел, и,матур тел!» -
Язган Тукай, зур шагыйрь.
Бер айдан әниләр кайтты,
Шаккатты мине күреп:
Татарча сөйләшсәгез, - дим,
- Әби бирер аш бүлеп!


Гореф-әдәп
Бисмилләһ, дип, ашый башла,
Ашың йөрәккә ятар,
Рәхмәт әйтеп, догаңны кыл,
Син бит мөселман, татар.
Кыстасалар, туйдым, димә,
Әйт: "Тукландым, хушландым".
Табын янында үтибез
Гореф-әдәп кушканын.


Теләк
Ана телен белмәүчеләр -
Була телсез кешеләр.
Телен хөрмәт итмәүчеләр -
Була юньсез кешеләр.
Иманлы, телле бул, балам,
Син татар, син мөселман.
Туган тел белән горурлан:
- Татар, - дип, - атам-анам.
Башка телләрне дә өйрән,
Телләр белү - зур байлык.
Үз телен килер буынга
Мирас итә һәр халык.
Тел байлыгы - гомерлек,
Алтын-көмеш - бер айлык.


Барсы да бар
Табында нәрсә генә юк:
Шәңгә, коймак, кыстыбый.
- Ашагыз да ашагыз, - дип,
Кыстый да кыстый әби.
Бигрәк оста ясый мантый,
Пешерә пылавын да.
Көнбатыш та, көнчыгыш та
Бар татар табынында.


ТУГАН  ТЕЛЕМ
Туган телем – ана телем,
Татар теле – татлы тел.
Әби-бабамнардан мирас
Бик борынгы затлы тел.
Әкиятле, табышмаклы,
Җырлы, моңлы бай телем.
Көлдерә дә елата да,
Йомшак сары май телем.
Әнкәемнең назы белән
Кергән минем җаныма,
Бишек җыры тыңлый-тыңлый,
Сеңгән минем каныма.
Туган тел газиз һәм изге, 
Кечкенәдән шуны бел;
Әти-әни, туган ил бер,
Ана теле, милләт бер!


ӘТИНЕ КӨТӘМ
Минем әти сугышта
Донбасс дигән җирләрдә.
Дошманнарны җиңеп кайтыр
Туган-үскән илләргә.
Әтием зур танк йөртә,
Фашистны тота утка.
Бер генә снарядын да
Әрәм итми ул юкка.
Ул бик батыр сугышчы,
Өлгерде медаль алып.
Иптәшләрен коткарган бит
Утның эчендә калып.
Горурланам әти белән,
Бик тә сагынып көтәм.
Озакламый очрашырбыз,
Кайтыр дип өмет итәм.


КЕМ ИШӘ, НӘРСӘ ИШӘ
Кар ява – эре күбәләк,
Көн буе, бүген, кичә.
Әти йөри көрәк тотып:
- Кыш бабай, - ди, - шәп ишә.

Ут уйнап тора әтинең
Куллары эшкә тисә.
Кар көрәгәч, печәнлектә
Сыерга печән ишә.

Ул бөтен эшкә сәләтле:
Тимерне бөгә, тишә,
Балыкка йөри җәй көне,
Көймәдә ишкәк ишә.

Ә минем эшем уңмаса,
Бәясен әйтеп куя:
- Иштең ишәк чумарын, - ди, 
- Чама хисләрең кая?


ЧУЛПЫЛАР
Әбиемнең сандыгында
Көмеш чулпылар яткан.
Борынгы татар кызлары
Аны чәченә таккан.

Кичке уенга йөргәннәр
Чәчәкле болыннарга.
Чың-чың иткән чулпылары
Билдәге толымнарда.

Суга төшкәннәр чишмәгә
Көянтә-чиләк асып.
Көмеш тәңкәдәй көмеш су
Челтери сусын басып.

Шул чулпыларның чңнары
Халкым җырына күчкән.
Ядкарь-мирас моңын тыңлап,
Яңа буыннар үскән.


АРГАНЫМ БЕТТЕ-КИТТЕ
Бабай йөри киенеп,
Бабай йөри сөенеп:
- Җиргә бәрәкәт ява,
Миңа хәрәкәт ява.

Мин бит әле чыдам, ди,
Кар көрәргә чыгам, ди.

Төшеп калган малай түгел,
Бабамнан калышырга.
Чыктым мин дә көрәк тотып
Кар көрәп ярышырга.

Һи, кар йомшак, җиңел бит ул,
Рәхәтләнеп көримен.
Көри-көри әллә нигә
Авырайды көрәгем.

Кар да җиңел түгел икән,
Хәл бетте, тамак кипте.
Ярый әбием чакырды:
- Керегез, әбәт җитте!

Өйдә бабам бик мактагач,
Арганым бетте-китте.


СӘРВИНАЗ
Башлыклы яңа туннан,
Мамык бияләй кигән.
Сәрвиназ без уйнаганны
Карап торырга килгән.

- Әйдә уйныйк, Сәрвиназ,
Җылынып ал син бераз!

- Юк-юк, туным таушала,
Уйнамыйм, шумыйм чана.
Бияләем чылана,
Мамыклары чуала.
Карга батып юешләнсәм,
Әнием ачулана!

Ә без гел курыкмыйбыз,
Кар, дип, көрт, дип тормыйбыз,
Чөнки чана шуарга
Шәп тун киеп чыкмыйбыз.


Вәсимә Хәйруллина, Сарман районы, Чураш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев