Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бер генә

Син дә бит бер генә, Мин дә бит бер генә. Бергәләп яшисе Җир дә бит бер генә...

БЕР ГЕНӘ...
Ничек без уйламыйк
Туар көн турында,
Ничек без уйламыйк
Узар юл турында.
Ничек без тукталыйк,
Ничек без бирешик?
Явызлык белән без
Ничек соң килешик? –

Бер гомер бирелгән
Сиңа да, миңа да.
Бер гомер, бер яшәү –
Һәркемгә дөньяда.

Без кемнәр булсак та,
Кайларда тусак та,
Син миннән, мин синнән
Еракта торсак та,
Ничек без тын торыйк,
Бомбалар атканда,
Мылтыклар йөрәккә
Төзәлеп атканда –

Син дә бит бер генә,
Мин дә бит бер генә.
Бергәләп яшисе
Җир дә бит бер генә.

Фәнис Яруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев