Банан тәмле буламы?
Шигърият

Банан тәмле буламы?

Әхмәт Рәшит шигырьләре.

Банан тәмле буламы?

Яратканы Искәндәрнең —

Карбыз, компот һәм... банан...

Шундый тәмле-томлы гына

Ашамакчы ул һаман.

Ярый инде — компотлар күп,

Карбызын да табарсың,

Әмма гел генә, банан, дип

Кая чыгып чабарсың?!

Кыяр, кишер, кәбестәләр

Тулып ятса да монда,

Банан кибетләре фәкать

Бананстанда гына.

Ә анда — Бананстанда,

Малайлар үсмиләр, ди,

Бөтенесе кәрләләр, ди —

Лилипут төслеләр, ди.

Алар ит, икмәк, бәрәңге

Гомер буе күрми, ди,

Банан, бик тәмле булса да,

Тамакны туйдырмый, ди.

Банан үстергән әтиләр

Бары газап чигә, ди —

Өйдә малае ач булгач,

Банан нигә, ди...

Сөйләдем дә Искәндәргә

Шундый-шундый хәлләрне,

Ул андагы үсми калган

Малайларны жәлләде.

Банандамыни соң хикмәт:

Бөтен хикмәт — икмәктә!

Таза малай булыйм, дисәң,

Аш та аша, икмәк тә...


Каз бәбкәләре

Каз бәбиләре — бәбкәләр,

Би-би-би-би-бип, диләр,

Үсәсе килә би-ик, диләр,

Җимне күбрәк сип, диләр,

Син юмарт Ләбиб, диләр,

Кызганмый сип, бип, диләр,

Әтиебез ачуланыр,

Әниебез ачуланыр —

Үзең читкә кит, диләр.


Әби белән Нәби

Карлар ера-ера

Әби суга бара.

Авыл коесына

Шактый ерак ара.

Йә сөртенеп ала,

Йә төртелеп кала;

Тормыш итүләре

Ялгыз кыен аңа.

Аның атлауларын

Күргәч бер көн Нәби,

Чиләкләрен алып,

Әйтте: «Яле, әби,

Җилтерәтеп кенә

Үзем илтеп куйыйм —

Әле көн бик озын,

Көтеп торыр уен».

Һәркөн, карлар ерып,

Суга бара Нәби.

«И тәүфыйклы җан»,— дип,

Рәхмәт укый әби.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


шигырьләр әхмәт рәшит әхмәт рәшит шигырьләре балалар өчен шигырьләр

Нет комментариев