Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Балдай татлы сүзләр

Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең 5нче А классы укучыларының «Балдай татлы сүзләр» темасына шигырь тәлгәшләре.

Укытучылары: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Муллагалиева.

Балдай татлы сүзләр
Исәнмесез, хәерле көн телим;
Зинһар, гафу итегез, рәхмәт.
Балдай татлы сүзләрне
Ишетүләре ничек рәхәт.

Дусларның күңелен күтәрик.
Татлы сүзләр ешрак әйтик.
Эш-юллар һәрчак уң булыр,
Кешеләргә яхшылыклар телик.

Сәрвәрова Лилиана.

Балдай татлы сүзләр белән
Эндәшә миңа әни.
Йомшак кына назлы итеп,
Җилкәмнән сыйпый минем.

Мин дә әниемә һәрчак
Тәмле сүзләр әйтермен.
Балдай татлы сүзләр белән
Кәефен күтәрермен.

Салихова Динә.

Балдай татлы сүзләр бар,
Күңел күтәрердәй сүзләр бар.
Йөрәкләргә үтеп кереп,
Моңсуландырырдай сүзләр бар.

Матур сүзләрне кызганмыйк.
Көн саен әйтеп торыйк.
Якыннарны, туганнарны
Татлы сүләр белән куандырыйк.

Шәехов Азамат

Тормыш һәрчак алга бара.
Без дә көн дә үсәбез.
Аралашып, якыннарга 
Тәмле сүзләр әйтәбез.

Җиһанда салкын кышлар,
Дулый ап-ак бураннар.
Шул буранда җылыта
Бал кебек татлы сүзләр.

Велиханов Тимур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев