Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Балалар өчен Дамир Нуриәхмәтов шигырьләре

Дамир Нуриәхмәтов Арча районы Урта Бирәзә авылында яши. Шигырьләр яза, ике китап авторы. Соңгы вакытта балалар өчен дә шигырьләр яза башлаган. Аларны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Дамир Нуриәхмәтов Арча районы Урта Бирәзә авылында яши. Шигырьләр яза, ике китап авторы. Соңгы вакытта балалар өчен дә шигырьләр яза башлаган. Аларны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез. (Фотода Дамир Нуриәхмәтов авыл мәктәбендә укучылар белән очрашуда)

Чуар тавык
Югалды чуар тавык -
Бер җирдән булмый табып.
Әллә соң төлке тотты,
Әллә инде җир йотты.

Кызгандык без барыбыз -
Көн дә эзләп карыйбыз.
Бигрәк акыллы иде -
Әллә шуңа күз тиде.

Чыксам бер көн урамга
Дуслар белән уйнарга -
Тора канатын кагып
Югалган чуар тавык.

Тирәсендә чебиләр
Йөгерешеп йөриләр.
Бер, ике,өч,... буталдым,
Санаудан туктап калдым.

Чеби чыгарган качып -
Керттем капканы ачып.
Уңган да чуар тавык -
Карап торам сокланып!


Сөт эчәбез
Кояш, бераз сүрелеп,
Күк читенә китүгә,
Урамны иңләп безнең
Сыер кайта көтүдән.

Каршы алабыз аны
Чыгып капка төбенә.
Шәһәрдән кайткан Зилә
Куркып артка чигенә.

Әни сыерны саугач,
Парлы сөтен эчәбез.
Буялабыз күбеккә -
Аннары көлешәбез.

Шәһәрдән кайткан Зилә
Әйтте күңелсез генә:
- Безнең әни, - ди, - сөтне
Кибеттән алып менә.

Уйлап торды да Җәмил -
Чыгарды нәтиҗәсен:
- Син кибеттә яшәгән
Сыер сөтен эчәсең!


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев