Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бала чакта...

Шәмсия Җиһангирова шигырьләре.

***

Бала чакта

Гел сорау бирдем әнкәйгә:

-  Нигә алай? Нилектән?

Нигә Киек Каз Юллары

Йолдыз нурына күчкән?

Нигә, шомландырып җанны,

Яшен кисә күкләрне?

Шул яшендәй, хәтер угы

Кисеп китә үткәнне?

Нигә кеше гомере буе

Яман эшләрдән курка?

Начармыни җирдә бары

Яхшылык кына булса?!

Үсмер чакта

Гел сорау бирдем җиһанга:

-  Нигә? Ничек? Нилектән?

Сөюме ул, авырттырып,

Җанымны кисә эчтән?!

Нигә һәрчак каралыклар

Аяк чала кешегә?

Нигә буй артка кала да

Акыл иртә җитлегә?

Ник кешеләр кайчагында

Хайваннан да акылсыз?

Нигә дөнья биемилласыз,

Нигә җаннар аклыксыз?!

Бәлигъ булдым.

...Инде үзем җавап тотар

Вакыт җитмәде микән?!

13.07.1983

 

Юлкайларның гына башы каян? –

Авыл башларында - кыр капка...

Киткәннәрне, фатихасын биреп,

Авыл шул капкадан озата.

 

Бәхетләрнең юл башкае каян? –

Авыл башларында - кыр капка...

Бәхет эзләп чыгып киткән шуннан

Авылдашлар төрле тарафка...

 

Моңнарымның каяндыр юл башы? –

Авыл башларында - кыр капка...

Шул капкага сарылып әткәемне көттем.

Сыктап-иңрәп йөрәгемнән түктем

Сагышларым әнә шул чакта...

 

Әнием

Бик яшьли әтидән тол булып калсаң да,

Бирешми тормышның җиленә,

Дүрт балаң язмышын, дүрт шатлык-сагышын

Күтәрдең син ялгыз иңеңә.

 

Өйрәттең гаделлек, сабырлык, акылга,

Гел алга, гел алга барырга.

Ни генә күрсәк тә, кайларда йөрсәк тә,

Чын кеше булып гел калырга.

 

Авырлык килгәндә, түзалмам дигәндә,

Гел синең сүзләрең хәтердә...

Рөхсәт ит бүген дә, баш иеп, үзеңә

Зур рәхмәт, мең рәхмәт әйтергә!

22.09.2000

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев