Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бакчабызда бер бала бар...

Кем икән ул бала?

Бакчабызда бер бала бар -

Шундый да ипле инде:

Кайчак, әбием әйткәндәй,

Бигрәк тәртипле инде!

Малайлар һәм кызлар белән

Бик әдәпле сөйләшә.

Үзендә булган тәм-томны

Барсына да өләшә.

Көчсезләрне кыерсытмый,

Рәнҗетми ул кызларны...

Ялгыш кына орынса да,

«Гафу ит!» - ди, кызарып.

Уйнаганда, ул һәммәсен

Көлдерә, шаккатыра.

Тәрбияче апабыз да

Гел аны мактап тора.

Ул баланың кем икәнен

Син белмисең, мин беләм:

Мактануны белми торган

Ул малай үзем булам!

Ләбиб Лерон

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев