Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бәбкә саклаганда

И-и-и,күңелле соң болында! Чәчәкләр дөнья тулы.

Бәбкә саклаганда.

Елга аръягында болын,
Ә анда бәбкә үлән.
Иптәш кызлар белән шунда
Бәбкә сакларга киләм.

И-и-и,күңелле соң болында!
Чәчәкләр дөнья тулы.
Уйный-уйный каз көтәбез,
Концерт куйдык бу юлы.

Болын чәчәкләрен җыеп,
Матур такыя үрдек.
Килештереп кенә аны
Башларыбызга кидек.

Биедек тә,җырладык та,
Шундый рәхәт,күңелле!
-Карагызчы,ата казлар
Тыпырдаша түгелме?

Бәбкәләр дә чемченмиләр
Таралышмый як-якка.
Борыннарын яшергәннәр
Җылы,йомшак канатка.

Яр буена кунаклады
Су керүче малайлар.
Тилгән мазар килә калса,
Кем дә булса,абайлар.

Бәбкә саклаучы әбиләр
Тын да алмый тора карап.
Бер бәбкәне явыз тилгән
Эләктерде,эш харап!!!

Әй кычкырабыз тилгәнгә:
-Ташла,тизрәк,бәбкәне!
Тилгән күздән дә югалды
Һич тыңламый әйткәнне.

Шулай да була икән ул,
Онытсаң бәбкәләрне.
Сизенә алмады,ахры,
Биюче әткәләре.

Әле җавап бирәсе бар
Әти-әни каршында.
Белмим,нәрсә дияр алар
Сөйләп биргәч, барсын да.
Минем хыялым.

Мин әлегә йөзә белмим
Бик тә беләсем килә.
-Өйрәтегез инде!-диеп
Гел ялынам әнигә.

-Бераз гына үс әле!-ди,
Өйрәтермен үзеңне.
Ә мин өзми дә туктамый
Сөйлимен үз сүземне.

Әти әйтә:"Булмаса,-ди,
Әйдә алыйк бассейн.
Кояшта җылынган суда
Теләгән чаклы коен."

Тәки алып кайтты әти,
Тутырды җылымса су.
-Чирканчык ал,улым,башта.
Битең,кулларыңны ю!

Көн дә коенам мин хәзер,
Чумам,мәтәлчек атам.
Дустым Самат белән шунда
Чәпелдәргә яратам.

Әти әйтә:"Болай булса,
Өйрәнерсең йөзәргә.
Зур суларда коенырга
Кирәк бераз түзәргә.

Киләсе җәйгә кадәрле
Тырышырмын түзәргә.
Әни әйтә:"Һич ярамый,
Өметеңне өзәргә."

Нәни көчек.

Урамда елап утыра
Нәни генә бер көчек.
Өйгә алып кайттым аны
Ташлап калдырыйм ничек?

Апалар да ошаттылар,
Яраттылар көчекне.
Сөйкемле сөяге бардыр
Тартып тора ничектер.

Тәлинкәгә сөт салдык та
Турадык шунда ипи.
-Аша маэмай,сыйлан,-дибез
Ашамый,бары исни.

-Ятсынадыр,бәләкәй бит
Өйрәнер әле,-дидек.
Шул тере нәни йомгакка
Бобик дип исем бирдек.

Әкияттәге кебек маэмай
Ай үсәсен көн үсте.
Ел да үтмәде Бобигыбыз
Зур эт булып җитеште.

Мине мәктәпкә озата
Каршы ала кайтканда.
Болында йөри,чабулап,
Әти печән чапканда.

-Җиләккә барыйк,-дип әти
Машинасын кабызса,
Иң беренче килеп җитә
Бик сизгер һәр тавышка.

Сырпалана аягыма
-Мине ал,-ди,күрәсең.
Кеше акыллары бардыр
Бу маэмайда,күрәмсең.

Шулай ди әти,иркәләп,
Сыйпап ала башыннан.
Койрыгын болгап шатлана,
Сикергәли каршымда.

Иң беренче Бобигымны
Куйдым әрҗәгә салып.
Барыбызны төяп әти
Китте җиләккә алып.

Килеп җиткәч,иң беренче
Сикереп төште җиргә.
Чокырны урап килде дә
И,тотынды өрергә.

Бурсык оялары тапкан,
Кисәтә икән безне:
-Теләсә ничек йөрмәгез,
Саклагыз үзегезне.

-Кеше акыллары бардыр,-
Дип әти дөрес әйткән.
Үзенең хуҗаларын ул
Куркынычтан кисәткән.

Фәридә Җәмилева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев