Авыр-җиңел
Әмир Фәрхуллин шигыре, Мамадыш районы, Кече Кирмән.
Җиңүчедән көнләшмәскә – авыр,
Теләгәнне эшләмәскә – авыр.
Тырышлыкны ташлап китү – җиңел,
Яңа эшне башлап китү – авыр.
Ялган сүзләр-күзләр күрү – авыр,
Үз-үзеңне алдап йөрү – җиңел.
Дөрес карар кабул итү – авыр,
Ялгыш карар кабул итү түгел.
Әгәр дә хаксыз сүксәләр – авыр,
Башкаларга тиз ышана күңел.
Ышанмыйча яшәү бигрәк читен,
Авыртмыйча йөреп тору – җиңел.
Текә тауга күтәрелү – читен,
Биеклектән кире төшү – читен.
Хыялыңда очып китү – җиңел...
Чынбарлыкны дөрес кабул иттем!
Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Кече Кирмән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев