Авылым
Рәйсә Абдуллина шигыре.
Дулкын булып бәргәләнә
Кайнап аккан сагышым,
Тынчу шәһәрне калдырып
Авылыма кайтышым.
Буш, тузанлы урамнары,
Инде йөдәтте тәмам...
Авылымны бик зарыктым!
Кайтып җитәм берзаман...
Ялгыз чиста урамнары,
ап-ак чәчәктән келәм...
Мин, урангач ак бәхеткә,
Җәннәт сафлыгын сизәм.
Ут булып пешә баланы,
Ачы да, үзе, тәмле...
Их, сагындым авылымны!
Кайтып керәм бермәлне...
Хуш исле мәтрүшкәләре,
Кабатланмас мунчасы,
Сагындым шул авылымны..
Кайтасы бер, кайтасы...
Рәйсә Абдуллина, Казан шәһәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев