Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Җавап көтәм

Йолдыз Шәрәпова шигырьләре.

ҖАВАП КӨТӘМ

Сез белмисезме икән

Йокы ник тәмле иртән?

Юкса алай түгел иде

Әле тик кичә кичтән,

Ә иртәнме, ә иртән

Гүя кемдер бал сөрткән.

Әллә ул иртәнге йокы

Гел балдан тора микән?!

Түшәк тора күпереп,

Мендәрем гүя күбек,

Бик җайлы да бик уңай –

Тормый йокларлык бер ай.

Урын җир йомшак, ап-ак,

Ә юрганны әйткән дә юк

Башымнан куя каплап.

Эх, шушы җайлы урында

Йоклыйсы иде чак-чак!

Йокы мине җибәрми,

Юрган астына кертә.

Күзләремне йомдыра:

- Торма әле, - дип, - иртә!

Шуңа менә көн саен

Соңга калам мәктәпкә.

Гаеп нидә икәнен

Төшендегез, әлбәттә.

Сез белмисезме икән -

Йокы ник татлы иртән?

Белсәгез, килеп әйтегез,

Һәр иртә җавап көтәм.

СЕЛФИ

Президентлар да ясый ич,

Ник калсын Гайфи генә?!

Телефоның «текә» булса,

Селфи ясау «фи» генә!

Мияубикә белән төшә,

Акбай керә селфига.

Бөтенесен дә селфилау

Берни тормый Гайфигә.

Әбисен дә аптырата:

«Әйдә, селфи төшик!» - ди.

Әбисе колакка каты -

Әйткәнне бик ишетми.

Селфины аңламаса да,

Әби Сәйфине белә.

Онык «селфи» дию белән

Янына йөгереп килә.

«Сәйфи иде шул бабаң,

Сагынам, елап алам,

Син дә онытмыйсың икән.

Рәхмәтләр яусын, балам!»

МИЛӘШЛӘР

Миләшләр көзне сизә

Ал төймәләр тезәләр.

Әбием карап көрсенә:

«Һай, үзәкне өзәләр:

Гомер бигрәк тиз үтә,

Кабаттан көзләр җитә.

Әй миләшләр, миләшләр,

Миннән сезгә киңәшләр:

«Әбиемне моңайтмагыз,

Көрсендереп елатмагыз,

Ал төймәләр тезмәгез,

Үзәкләрен өзмәгез».

Әбиемнең күзләрендә

Ялтырап китте яшьләр.

«Тыңламаслар, - диде, - кызым,

Киңәшеңне миләшләр.

Сагышларны аңлар өчен

Алар әле бик яшьләр».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев