Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ашыксаң да, онытма

Алсу Галиева шигыре.

Сәяхәткә чыгам дисәң,

Кирәк транспорт чарасы.

Аяк түзми, арый бит ул,

Юллар ерак барасы.

 

Самолетлар һавада,

Диңгезне гизә кораб.

Поезд бар тимер юлда,

Барсаң син әгәр ерак.

 

Алай ерак бармасак та,

Кулланабыз машина.

Кыскартабыз араны,

Вакыт кысан булганда.

 

Ашыксаң да, син онытма

Юл йөрү кагыйдәсен.

Барчабызны искәртә ул –

Шоферын, җәяүлесен.

 

Бул син һәрчак әдәпле,

Тыз да быз син «пипләмә».

Зур тавышлы сигналга

Баскалама тикмәгә.

 

Светофорны тыңлау зарур,

Чиратлап яна төсе.

Кызыл, сары һәм дә яшел –

«Игътибар!» – ди һәммәсе.

 

Алсу Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

16

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев