Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әкият түгел

Үзе сөйләмәгән булса, Белмәс идем һаман да, Минем бабай малай булган Борын-борын заманда.

Әкият түгел

Үзе сөйләмәгән булса,

Белмәс идем һаман да,

Минем бабай малай булган

Борын-борын заманда.

Ул үскәндә безнең урам

Ямь-яшел чирәм булган,

Аргы якта олы күлләр,

Елга да тирән булган.

Бабаемнан үзең сора,

Аларда балык булган,

Елгада балык санынча

Авылда халык булган.

Күпер чыккач та башланган

Җиләкле болын булган,

Һәркемнең ишегалдында

Йөгерек колын булган.

Су кергәндә тәннәренә

Буялмаган мазутта,

Басуларга сибелмәгән

Агу, нитрат-азотта.

Кислоталы яңгырлар да

Яумаган, ди, ул чакта,

Тозлы сулар да чыкмаган

Коега безнең якта.

Бәрәңгене колорадо

Коңгызы ашамаган,

Бабайларга, малайларга

Өстәп эш ясамаган.

Самолет сипкән агудан

Агачлар саргаймаган,

Урманнарда нинди генә

Кошкайлар сайрамаган!

Әкият түгел, билләһи,

Бабам сөйләде барсын.

Миңа ышанмаган кеше

Бабай янына барсын!

Мирас

Минем әти - җир кешесе,

Бик күп төрле эш белә.

Басу-кырда ел буе эш,

Барсына җитеш кенә.

Язын җир эшкәртә, чәчә,

Корыч атлар иярли.

Ватылса, төзәтеп куя,

Аңа күз дә иярми.

Ашламасын да сибә ул,

Гербицидта сиптерә.

Шуңа күрә һәрбер елда

Мул уңышлар үстерә.

Мин дә әтием янында,

Күп эш тәртибен беләм.

Булышабыз әтиемә

Бөтен гаилә белән.

Игенчеләр булган безнең

Бабайларның нәселе.

Миңа да мирас ителгән

Иген игү кәсебе.

 

Ватан

Ватан - төрле төсләрдә,

Ватан - төрле төшләрдә,

Кемнеке кар-буранлы,

Бар сазлыклы, бар таулы,

Кемнеке - чүл, пешмәле,

Кемнеке күл-чишмәле.

Олы яки кечкенә.

Ул барыбер бер генә.

 

Кояш һәм мин

Кояш миңа күз кысты,

Мин дә аңа күз кыстым.

Мин аңа суздым кулым,

Ул миңа сузды нурын.

Куллар биреп күрештек,

Икебез дә көлештек,

Хәлебезне белештек,

Эшебезгә керештек.

Мин үскән кыз булсам да,

Кояш күк зур түгелмен,

Ләкин миңа сыйдырган

Барысын да күңелем:

Атамны, анамны да,

Җиремне, һавамны да,

Газиз туган ягымны,

Халкымны, туганымны,

Кояшны да, айны да,

Болындагы тайны да.

Үзем мин олы түгел,

Кояштай иркен күңел.

 

Гади малай

Йөргәнем юк әллә кайда,

Авылдан еракларда.

Күргәнем юк оча торган

Тәлинкә-кораблар да.

Чемпион, отличник түгел,

Бигрәк гади малай мин!

Иптәшләрем арасында

Юкка чыкмыйм алай мин!

Алар белгәнне мин беләм,

Мин күргән алар күргән.

Алар бездә, мин аларда,

Һәр өйдә урын түрдән.

Гап-гади авыл малае:

Ат җигәм, җайдак чабам.

Булышам иген игәргә -

Игенче ата-бабам.

Чалгы белән печән чабам,

Төйим ат арбасына.

Ят кеше түгел утарда

Мал-туар арасында.

Мактанырлык бер эш тә юк,

Данлыклы түгел алай.

Иптәшләрем шикелле үк

Шундый гап-гади малай!

 

Улыма теләк

Йокың килсә, әнкәң - җырлап,

Ай тирбәтеп йоклата.

Иртән сине битләреңнән

Кояш үбеп уята.

Бусаганы атлау белән

Чирәм ала кочаклап.

Җирдә туфрак сөеп кала,

Табаныңны кытыклап.

Чишмәләр челтер суларын

Коя синең учыңа.

Бәхет теләп, җырлар җырлап,

Күктә тургай очына.

Син шул җирнең, туган йортның

Иркә улы, оланы.

Илең игелеген җыеп,

Бул бер егет солтаны.

Нигезеңнең, туган илнең

Бул алтын баганасы.

Бәхет китер кешеләргә,

Әй, йөрәгем парәсе.

Үзең өчен йолдызлардан

Сыңар бәхет эзләмә.

Бөекләр дә, җиргә төшеп,

Туфрагына тезләнә.

 

Батыр һөнәр

Батыр һөнәр бар җирдә -

Җирне, илне саклаучы.

Сине, мине - һәркемне

Дошманнардан яклаучы.

Генералмы, майормы,

Капитанмы йә сержант.

Барсының да исеме

Дөньяда бер - ул солдат.

Олысы һәм кечесе,

Шул һөнәрне үз иткән.

Күкрәк белән ут каплап,

Күпләре шәһит киткән.

Ватанны саклаучылар

Аямыйлар үз-үзен.

Беләкле, йөрәклеләр,

Ихтыярлы һәм түзем.

Дөнья гел тыныч түгел,

Бар кайнар җир - яу кыры.

Солдат өстенә анда

Ява кургаш яңгыры.

Саклап Ватанны, безне

Хәтәр сугыш утыннан,

Батыр һөнәр иясе

Китә туган йортыннан.

Ядрә сукыр, күзе юк,

Исән-сау йөрсен солдат.

Көтәләр аны өйдә,

Кайтыр көннәрен санап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев