Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ак шигырь

Ак кар күккә ялганды, «АК шигырь» дип язылды!

Урманда - буран
Яшел чыршы урманда
Тора карлы буранда.
Куян эзли ышыкны,
Нишләтергә бу кышны?!

Салкынын килгән төяп,
Юлга калын көрт өя.
Балалар чаңгы шуа,
Алар ак кышны сөя!


АК ШИГЫРЬ
Ду уйнаган буранда
Кәрим чыкты урамга.
Бөтерелә, кар оча,
Кәримне буран коча.
Сызгырып та җибәрә,
Ыжгырып та җибәрә.
Уңнан килеп җил бәрә,
Сулдан килеп җил бәрә.
Машиналар баралмый,
Барыр юлны табалмый.
Тау булып карлар ята,
Атласа, көрткә бата.
Өлкәннәр өйгә чаба,
Тауга төртелә чана.
Чаңгыда шуар иде,
Буранны куар иде,
Җил сарыла үзенә.
Күренәме күзенә? -
Ак кар күккә ялганды,
«АК шигырь» дип язылды! 


АКТЫРНАК ЧАҢГЫ ШУА
- Әллә башым әйләнде,
Юк ла, күзем бәйләнде-
Ак каеннар арасында
Күреп алгач Ләйләне.
Ап-ак киемнәр кигән,
Чаңгысы да ак икән,
Арттан чапкан ак йомгак
Эте - Актырнак икән.
Бергә чаңгы шуалар,
Ак карда эзләр кала.
И хәйләкәр Актырнак, -
Чаңгыга басып алган!
Маэмай кыланмышыннан
Рәхәтләнеп кыз көлә.
Актырнак та калышмый
Ничек шатланып өрә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев